Гөлнара Хәялиева: “Большие танцы” проекты максатларымны үзгәртте"
«Бию - синең өчен нәрсә?» - дип сораганда, хобби дип җавап бирергә тырышам. Чынлыкта нәкъ киресе килеп чыга: әлегә ул мине бөтен барлыгым белән бөтереп алган һөнәр сыман, юридик факультеттагы дәресләремнән тыш, һәр буш минутым биеп уза. Күңел халәтем исә биюне фәлсәфә буларак кабул итә», - ди Гөлнара.
Таныш булыгыз: рәсемнәрдә - Гөлнара Хәялиева. Хәзерге вакытта Россия телеканалында баручы "Большие танцы" проектында, алдагы рәтләрдә биючеләр арасында таба аласыз сез аны. Кызык бит: туып-үскән Олы Кайбычына кайтмаганына ике айдан артык (андый тыгыз режимда вакыт җиткерү мөмкин түгел), ә телевизор аша Мәскәү сәхнәсендә атна саен күрергә мөмкин аны! КФУның дүртенче курсында укый, булачак юрист. Ә бәлки, булачак биючедер?
Мәктәптә, универда...
Олы Кайбыч мәктәбендә укыганда Алия Биккулова җитәкчелегендә оешкан бию коллективында беренче адымнарын ясаган. "Төркемдә эшләргә, беренче бию күнекмәләренә шунда өйрәндем. Әмма үзлегемнән күп шөгыльләнә идем. һәм биергә яратучы, бию белән җитди шөгыльләнергә теләүче һәркемгә алдан ук әйтеп куям: уңышка ирешергә телисең икән, үз өстеңдә туктаусыз эшләргә кирәк. Гомер буе!"- ди Гөлнара. Университетка укырга кергәннән соң, 1-2 курсларда төрле бию төркемнәрендә йөреп аргач, бер урында таптанудан туеп, катгый карарга килә максатчан кыз: "Index 8" дип аталучы үз төркемен булдыра! Аннан факультетның культоргы (мәдәни чараларны оештыручы) Гөлнараны Алмас Низамов исемле хореограф белән таныштыра. Биюләрне бергәләп куя башлыйлар.
- Ул вакытта ук Алмаснын "League" бию проекты бар иде. Шунысы кызык: ул минем төркемдәге бер кызны үзендә биергә чакырды, ә мине - юк! "Кая монда дөреслек?" дип уйлап алдым да, "League"га эләгү өчен тагын да тырышып шөгыльләнергә керештем. Бүген нинди булуымда, ничек биюемдә, уңышларымда Алмасның өлеше зур, хәзер мин шул проектның солисты гына түгел, Алмасның уң кулы да әле, - ди Гөлнара.
Гөлнара җитәкләгән "Index 8" төркеме Студентлар язы, студентлыкка багышлау һәм башка университеткүләм конкурсларда һәрчак призлы урыннар яулый. Үзе әйтүенчә, соңгы биюдә 27 кеше катнашкан! Шулкадәр халыкны сәхнәдә хәрәкәтләнергә, образлар тудырырга, бербөтен картина барлыкка китерергә этәрүче, өйрәтүче кешене тылсымчы дияргә мөмкин.
- "League"да без вог (vogue), вакинг (waaking), джаз-фанк (jazz-fank), рагга дэнсхолл (raga dancehall), хип-хоп (hip-hop) стильләрендә биибез, - дип санап китте ул, мине аптырашта калдырып. Баксаң, бу стильләр барысы да чит илләрдән килеп, бездә тиз арада популярлык казанган икән. Вог биегәндә, мәсәлән, бию хәрәкәтләре бер позадан икенчесендә күчү рәвешендә барлыкка килә, ул гади күзгә мода күрсәтүче подиум йолдызлары сыман кылану кебегрәк. Әмма аның мәгънәсе күпкә тирән. Вакинг стилендә хәтта куллар, бармаклар да "бии" - һәр хәрәкәт төгәл, алдан билгеле, мәгънәле булырга тиеш. Бию генә түгел - фәлсәфә!
"Синең укырга вакытың каламы соң?"- дип кызыксынам.
- Әлбәттә! Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укырга ияләнгәнмен, хәзер дә калышасы килми. Өстәмә баллар җыю өчен укытучыларга мөрәҗәгать итәм, имтиханнарга ныклап әзерләнәм - соңгы сессиядә, мәсәлән, бары бер имтиханны гына "4"кә бирдем. Бер җаена төшенгәч, барысына да өлгерә башлыйсың!"- ди, исе дә китмичә. Тәүлектә 25 сәгать булса икән ул! Ул кадәр актив тормыш рәвеше алып барырга энергия, көч каян килә, дип кызыксынгач, Гөлнара тагын бер серен ачты:
- Бию - үзе үк энергия чыганагы бит ул! Дөресен әйткәндә, гаиләмнең ышанычы, кайгыртуы ярдәм итә, дип уйлыйм. Әти-әниемнең пар канаты саклый да, көч тә бирә. Бигрәк тә яраткан әниемә (Гүзәл Хәялиева - Л.М.) рәхмәтлемен, аннан башка берни дә барып чыкмас иде.
"Большие танцы"ның зур биюләре
- Проект хакында да Алмас килеп әйтте. Әллә ни өметләр багламыйча гына, төркемдәге өч кыз "Пирамида"га кастингка киттек.Унар кешене кертеп, музыкага фристайл биергә куштылар. Безнең унлыктан бары беребез генә үтә алмады. Хореографларыбыз Алина Барилова һәм Александр Царев белән беренче танышуыбыз шунда булды, - дип сөйли Гөлнара проектка ничек килүе хакында. Мәскәүдә аларны "Главкино" төшерү павильоннарына урнаштырганнар:
- Зу-у-ур ангар сыман җир, анда маталар җәелгән. Ял итү урыны да, бизәнү, киенү, җыену урыны да - шул маталар өстендә. Тактаусыз репетицияләр. Мондый режимга ияләшмәгән кеше түзә алмый. Эфир вакытында да озак көттек бит - Казан командасы сигезенче булып чыгыш ясады. Һәм, ялгышмасам, иң шәп чыгыш безнеке иде!
Самара биючеләреннән өстенрәк булуларын дәлилләр өчен нибары бер атна вакыт бирелде. "Универсиаданың репетициясе" дип аталган чыгышта җиде спорт төрен күрсәттеләр, Кристина Орбакайтеның "Не бей любовь об пол" җырына һәм тагын бер ирекле темага бию - болар барысы да атна дәвамында көн-төн репитицияләр нәтиҗәсе. Таләпчән, һәрвакыт кыю фикерле Рената Литвинова да соклануын яшермәде, жюри яратты үзләрен. Хәер, боларны шимбә кичендә күргәнсездер.
- Поезддан төшкән көнне үк репитиция, ә кич белән эфир. Ял юк! Аз йокларга ияләшеп беттек инде. Ярымфиналда биш команда булачакбыз, әлегә ни биисебезне белмибез, репитицияләр башланмады. Проектта бөтенләй көтелмәгән тормыш, шунысы белән кызыклы да ул. Ярымфиналда катнашу университетта имтиханнар, сессия чорына туры килә. Авылга да кайтканым юк, дәү әти-дәү әниләрне, әти-әниемне, хәтта песиебез Җимешне дә сагынам, - ди Гөлнара.
Биюдә чикләр юк
"Большие танцы"га килгәч, биюдә чикләр булмавын аңлаган Гөлнара. Максатлары да үзгәргән - тик бию файдасынамы?
- Безнең белән проектта 63 яшьлек Наилә апа Абдюшева катнаша. Гәүдәсенә караганда, ул безнең яшьтә сыман - сыгылмалылыгы, хәрәкәтчәнлеге, осталыгы яшьләр кызыгырлык, бары тик йөзенә карагач кына, өлкәнлеге, тәҗрибәсе күренә. Шпагатка утыра - көнләшеп үләрлек! Биюне гомер буе ташларга ярамый, дигән нәтиҗәгә килдем. Ул физик яктан да, рухи яктан да көч бирә. Әмма биеп йөреп кенә дә булмас, белгечлек буенча эшләргә дә кирәк, - дип, Гөлнара уй-хыяллары белән дә бүлешә.
P.S. Озак кайтмый торуын "компенсацияләү" өчен җәй айларын Олы Кайбычта үткәрергә әнисенә сүз биргән биюче кыз. Кызыксынучылар булса, бию буенча мастер-класслар үткәрергә дә теләге барлыгын белдерде. Бию җене кагылган Кайбыч егет-кызлары, колагыгызга киртләп куегыз: Гөлнара Хәялиева сездән шәп биюче ясый ала!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев