Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гриппка каршы прививка ясатуда район башлыгы үзе үрнәк күрсәтте

Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында, гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланып китте. Чөнки яңгырлы көзләр җитте, алда - салкын кыш. Йогышлы авыруларның берсе булган грипп елның нәкъ менә шушы фасылында еш күзәтелә. Шуңа да табиблар прививканы, озакка сузмыйча, хәзердән үк ясатырга киңәш итә.

Бу атнаның беренче эш көне район Советы, башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен гадәти булмаган режимда башланып китте. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасының иртәдән үк алар эшләгән бина янына килеп туктавы да юкка гына түгел иде. Хезмәткәрләргә алдан хәбәр ителгәнчә, медиклар теләүчеләрнең барысына да бердәм рәвештә гриппка каршы вакцина ясаячак. Халык сәламәтлеге сагында торучылар үз эшләрен, җиңел кулдан, район башлыгы кабинетыннан башлап җибәрде. "Авыл табибы" федераль программасы буенча эшкә кайткан яшь табиб Алисә Билалова иң элек Альберт Рәхмәтуллиннан сәламәтлеге турында сорашты, температурасын, кан басымын үлчәде. Барысы да нормада булганына инангач кына, врач шәфкать туташы Гөлнара Таҗетдиновага прививка ясарга рөхсәт бирде. Алгарак китеп әйтим, бөтен кешенең дә сәламәтлеген шулай тикшерделәр. Соңгы араларда аллергия кичергән, кан басымы да шактый югары булган кайбер кешеләргә, дәвалау курсы билгеләп, прививканы кичектереп торды. Район башлыгы табибтан халыкның активлыгы, вакцинаның җитәрлек булу-булмавы, файдасы турында да сорашты.
- Үзәк сырхауханәгә гриппка каршы ике меңнән артык доза вакцина кайтты, әле ул тагын кайтачак. Урта һәм өлкән яшьтәгеләргә Россиядә җитештерелгән "Совигрипп" вакцинасы ясыйбыз. Сәламәтлегенә битараф булмау­чыларның барысын да сырхауханәнең процедура кабинетында көтәбез. Вакцинацияләүне көз уртасына һәм ахырына калдырыр­га кирәкми, хәзер моның өчен иң кулай чор, - диде Алисә Рәсимовна. - Гел халык арасында булучыларга прививка ясатырга киңәш итәм, чөнки грипп -вируслы авыру. Хроник авырулы, шул исәптән, үпкә, йөрәк-кан тамырлары, симерүдән интегүчеләр, салкын тиеп еш авыручылар, гормональ препаратлар кулланучылар, шикәр диабетлы кешеләр, тәмәке тартучылар, алкогольле эчемлекләр кулланучыларга прививканы һичшиксез ясатырга кирәк, чөнки алар "риск" төркеменә керә. Ә йомыр­ка аксымына аллергия булучыларга аны ясамыйбыз. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә прививканы ата-аналар рөхсәте белән генә ясыйбыз.
Район үзәк сырхауханәсенең врач-эпидемио­логы Сәлидә Закирова хәбәр иткәнчә, "Гриппол плюс", "Ультрикс" вакциналары да кайткан, алары кече һәм урта яшьтәге балалар өчен.
- Прививкаларның милли календаре нигезендә алты айдан зуррак сабыйларга, 1-11 класс укучыларына, медицина, мәгариф хезмәткәрләре, транспорт, коммуналь өлкәдә, халыкка хезмәт күрсәтү тармагында эшләүчеләр, студентларга, йөкле хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, хәрби хезмәткә алынучыларга, хроник авырулы кешеләргә ул бушлай ясала. Быел район медиклары алдында 4174 кешегә вакцина ясату бурычы тора, бүгенге көнгә план 28 процентка үтәлде, - диде эпидемиолог.
Район башлыгы кабинетыннан соң, медиклар район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, ә аннан соң район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев кабинетына күчтеләр.
- Узган ел да прививка ясткан идем, һәм, аллага шөкер, грипп белән авыр­мадым, - диде Рәмис Рафисович. - Быел да бу кампаниядән читтә калмадым. Моны бик кирәкле һәм мөһим чара дип уйлыйм.
Ә калган хезмәткәрләр медикларны актлар залында көтеп тора иде. Әмма чират тиз узды, Гөлнара Таҗетдиновага шәфкать туташы Гөлүсә Шаһивәлиева да кушылды.
- Гриппка каршы вакцинаны ясатырга кирәк. Мәктәптә укучы улыбызга инде балалар бакчасыннан ук ел саен прививка ясатабыз. Классларында бик күбесе салкын тидереп авырса да, прививкалы укучыларны ул читләтеп уза. Безнең дә улыбызның грипп белән авырып, дәрес калдырганы булмады. Ата-аналар өчен иң кадерлесе - балаларының сәламәт булуы, - диде социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева үзенә прививка ясатканнан соң.
Халык арасында прививкага караш төрлечә. Әмма, статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда 2010 елдан бирле вакцина ясаткан бер кешенең дә грипптан гомере өзелмәгән. Димәк, уйланырга җирлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев