Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Кайбычта гражданнарны кабул итте.
Ул үзенә мөрәҗәгать иткән дүрт ата-ананы игътибар белән тыңлады, киңәшләрен бирде. Әлеге чара Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Степанова, балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина белән берлектә узды. Анда безнең районның бала хокукларын яклауга кагылышлы барлык структуралары вәкилләре, шулай ук прокуратура, полиция хезмәткәрләре катнашты.
Әлеге очрашуга килүчеләрнең барысына да диярлек язмыш сынауларның җитдиен җибәргән: авыру балалар тәрбиялиләр. Кайсыныкы Даун синдромлы булып туган, ә кайсыныкы церебраль параличтан интегә, коляскада гына утыра. Ата-аналарның йөрәге телгәләнә, аларның да балаларын белемле итәсе, кеше арасына чыгарасы килә. Кояшлы бала тәрбияләүче әни дә, Даун синдромлы балаларны шулай дип йөртәләр, ун яшьтән олырак баласы белән өйдә үзе генә шөгыльләнә, чөнки мәктәптә укый алмый, балалар бакчасына да йөрмәгән. Физик мөмкинлекләре чикле булган мондый балалар өчен атнага бер тапкыр булса да түгәрәкләр оештыруны системага кертеп булмасмы, икән диде ул. Ә коляскада гына утыручы малай быел 1 класска барырга тиеш. Әмма авылларындагы мәктәптә инвалидлар өчен уңайлык-лар каралмаган, шуңа да күрше авылдагы "Уңайлы мохит" программасы буенча инвалидлар өчен яраклаштырылган мәктәпкә барырга тәкъдим иткәннәр. Әмма ара ераклыгы, баланың чит кеше ярдәменә гел мохтаҗ булуы аларны куркуга слган. Гүзәл Удачина, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бу мәктәпнең өстенлекләре турында сөйләгәч, алар улларын шушы мәктәпкә бирергә ризалаштылар.
- Очрашуга килүчеләрнең барысы да балалары өчен өзелеп тора, сабыйлары ярату, кайгыртучанлык тоеп үсәләр-монысы барысыннан да мөһимрәк. Безгә төрле ата-аналар белән очрашырга туры килә, - диде Гүзәл Удачина.- Бүген биредә минем Кайбычтагы яшь булышчым Ленара Гарапова да утыра. Баларга кагылышлы чаралар үткәргәндә, яшьләрнең дә фикерен исәпкә алырга кирәк.
Илсөяр Гарифуллина райондагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары белән очрашты, киңәшләрен бирде. Җәйге каникуллар вакытында укучыларның иминлеген кайгыртуны төп бурыч итеп куйды. Казаннан килгән бала хокукларын яклаучылар безнең райондагы ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә җитәкчеләр арасыннан җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнүе һәм аларның нәтиҗәле эшләвен уңай яктан бәяләде.
Нет комментариев