Әле кайчан гына күзләре авырткан яки начар күрә башлаган кешеләр, үзебездә офтальмолог булмагач, Казан шәһәренә барып йөрергә мәҗбүр иде. Анда чиратларда торып, талоннар аласы, дәвалу көне җитәсен көтү бер дә җиңел түгел. 2012 елда район үзәк сырхауханәсенә яшь белгеч - табиб-офтальмолог Айсылу Нигъмәтуллина кайткач, күз авыруларын үзебездә дә уңышлы дәвалый...
Октябрь урталарында район үзәк сырхауханәсенә күз авыруларын дәвалау өчен яңа аппаратлар кайтартылды.
- Әлеге аппаратлар күп районнар өчен әле дә хыял гына булып кала. Баш врач Гөлнара Сафиуллинаның тырышлыгы белән кайтартылган бу җиһазлар якыннан, ерактан начар күрүче (близорукость, дальнозоркость) кебек күп кенә күз авыруларын уңышлы дәваларга мөмкинлек бирә, - диде Айсылу Нигъмәтуллина. - Ә аңа кадәр авыруларга дәвалану өчен көн саен Казанга барып йөрергә туры килде. Офтальмологиядә аппарат белән дәвалау - физиотерапия ысулы, ул авырттырмый һәм куркыныч түгел. Күзгә бәйле проблемалары булган бала, мәсәлән, башта диагностика уза, төгәл диагноз куелгач, төрле приборлар ярдәмендә дәва ала. Бала якынча шундый ун процедура алырга тиеш. Утыз минут эчендә ул берничә аппаратта дәвалана. Даими рәвештә дәвалану бик тиз уңай нәтиҗәләргә китерә, дарулар кулланылмый, операция дә ясалмый.
Табиб киңәше: күзләрегездә тайпылыш сизсәгез, вакытны сузмыйча, сырхауханәгә мөрәҗәгать итегез. Күзләрегез көлеп торсын.
Күзләре яхшы күрүчеләр - иң бәхетле кешеләр. Чөнки әйләнә-тирәнең гүзәллеген, кешелек дөньясын бар төсләре белән күрәләр. Кызганыч, арабызда күз авырулары белән интегүчеләр дә шактый. Бәхеткә, соңгы елларда медицина алга китте һәм күп кенә авыруларны дәвалау проблема түгел.
Нәрсә ул катаракта?
Катаракта - күзләрнең биологик линзасы - хрусталикка ак төшү белән бәйле күз авыруы. Ул картлык белән килә. Катаракта вакытында күзләр ерактан да, якыннан да начар күрә башлый, күз алдында томан торган кебек була. Катарактаны операция ярдәмендә, «ак төшкән» хрусталикны ясалмасына алыштыру юлы белән дәвалыйлар. Дәваламасаң, ул сукыраюга китерә.
Катарактаның билгеләре:
- күз алды томанлану;
- төсләрнең үзгәрүе;
- эңгер-меңгер вакытта начар күрү;
- яктылык тирәли боҗралар күренү;
- әйберләрнең ике булып күренүе;
- өлкән яшьтә ерактан күрми башлау.
Башка күз авырулары да шушы ук билгеләр аша беленергә мөмкин. Бу билгеләрнең берсе генә беленә башласа да, офтальмологка күренү мәслихәт.
Катаракта каян барлыкка килә?
Катаракта, гадәттә, организмның картаюы белән бәйле, бу очракта ул авыру түгел, ә гадәти картаю процессының бер нәтиҗәсе буларак карала. 70 яшьтән узган кешенең күбесе катаракта белән авырый яки операция ясата.
Катаракта берьюлы ике күздә дә, берсендә генә дә булырга мөмкин. Ул йогышлы түгел, бер күздән икенчесенә, бер кешедән икенче кешегә күчми.
Катарактаның билгеләре 50 яшьтә, кайчак 40 та да күзәтелә. 60 яшьтән соң һәркемгә елына бер тапкыр күз табибында тикшерелеп торырга кирәк.
Катарактаны операция белән дәвалыйлар
Катарактаны дарулар белән генә дәвалап булмый, монда бары тик хирургия генә ярдәмгә килә. Операция вакытында хрусталикны ясалмасы - интраокуляр линза белән алыштыралар.
Катарактаның беренче билгеләре сизелүгә үк дәваларга кирәк. Үз вакытында дәвалау яхшы, чөнки организм яшьрәк вакытта операцияне җиңелрәк кичерә, башка төрле күз авырулары килеп чыккан очракта, аны дәвалау җиңеләя.
Әгәр катаракта ике күздә дә булса, операция, гадәттә, 2-8 атна интервалы белән төрле вакытта ясала.
Нет комментариев