Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ике гает арасында никах укытырга ярыймы?

Җәй һәм көз - туй айлары. Табигать мул вакытта егет-кызлар гаилә корып калырга ашыга. Ләкин яшьләр бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк арасындагы мөнәсәбәтләр Аллаһы Тәгалә билгеләгән туры юлга яраклы булырга тиеш. Ә аның өчен никах укытып яшәү шарт. Әлеге йоланың үзенчәлекләре турында тулырак белергә теләп, Түбән Кошман мәчетенең...

Ибраһим хәзрәт, никах нинди йола ул?

- Никах ул йола гына түгел, Аллаһы Тәгалә кешеләргә никах укытуны, укуны мәҗбүри итте. Әгәр ир кеше белән хатын -кыз никах укытмыйча гына торса, алар зина кылып яшәүчеләр, алардан туган бала исә зинадан туган бала булып санала.

Никахның шартлары нинди?

- Никахның шартлары - ир-атның да, хатын-кызның да мөселман кешесе булуы, ике шаһит булу, иман китерү, ягъни «Ләә иләһә илләллаһ мөхәммәдүр-расүлүллаһ» дип әйтү, кыз белән егетнең ризалыгын сорау, мәһәр килешүе, хотбә уку.

Мәһәрнең күләме күпме дип билгеләнә?

- Мәһәрнен күләме бүгенге көндә иң азы 5 000 сум тирәсе, ә күплек ягыннан алсак, ул чикләнмәгән, кыз күпме сорый, егет шуны бирергә тиеш була. Мәһәр кызның әти-әнисенә түгел, нәкъ менә кызга бирелергә тиеш. Ул мәһәрне теләсә ни эшләтә ала, банкка салып куямы, әйбер аламы, анда иренең катнашы юк.

Кемнәргә никах укылмый? Балигъ булмаган балаларга никах рөхсәт ителәме?

- Кыз яки егет ислам динен кабул итмәсә (Ләә иләһә илләллаһ мөхәммәдүр расүлүллаһ диеп әйтмәсә), шаһитлар булмаса, мәһәр килешенмәсә, кыз яки

егет риза булмаса аларга никах укылмый. Шулай ук балигъ булмаганнарга да никах укылмый, ислам динендә кызлар 9 яшьтә, ир балалар 12-15 яшьләрдә балигъ булган дип санала.

Бертуганнарга бер елда никахлашырга ярыймы?

- Бертуганнарга бер елны гына түгел, бер көндә дә никах укытырга мөмкин.

Никахта торып, читтә тагын бер никах укытучылар очрый. Бу гамәл рөхсәт ителәме?

- Никахта булган ир кешегә тагын бер, ике яки өч никах укытырга мөмкин, әмма бу бик четрекле мәсьәлә. Ир кеше никахлы хатыннарының барысын да тигез тәэмин итәргә тиеш. Мәсәлән, берсенә күлмәк алса, икенчесенә дә алырга бурычлы, берсенә алып, икенчесен калдыра алмый, һәрвакыт гаделлек булырга тиеш була. Әгәр гадел була алмаса, хәленнән килмәсә, бер генә хатын белән матур итеп яшәргә кирәк.

Ике гает арасында никах укытырга ярамый дип әйтәләр, бу дөресме? Гомумән, никах укытудан сабыр итеп торырга тиешле вакытлар бармы? Булса, кайчан?

- Ике гает арасында да, сәфәр аенда да, хәтта Рамазан аенда да никах укыту ярый. Ләкин Рамазан аенда көндез никах укылса, кояш баеганчыга хәтле табын әзерләнми, чәй эчүләр булмый һәм якынлык кылырга да ярамый. Гомумән алганда, никахны чикли торган вакыт юк!

Яшерен-батырын түгел, кайберәүләр никах укылып, мулла кайтып киткәннән соң табынга аракы чыгара. Бу гамәлгә карата фикерегез?

- Әгәр берәү никах укыганнан сон, имам киткәч, исерткеч эчемлекләр куллана икән, алар бик зур гөнаһлы булалар, әмма никах бозылмый Иншә Аллаһ!

Хәзер катнаш гаиләләр бик күп. Аларга никах уку дөресме? Бу парның берсе мөселман түгел бит.

- Мөселман булмаган кызга өйләнүче егеттән яки мөселман булмаган егеткә кияүгә чыгучы кыздан, никах укыр алдыннан имам иман китерүне сорарга тиеш. Иман китергәндә дә, никах укучы «Иманны никах укыр өчен генә әйтәсеңме, әллә мөселман булу нияте белән чын күңелдән әйтәсеңме» дип сорарга, бу сүзнең мәгънәсен дә аңлатып бирергә тиеш була. Әгәр кыз яки егет имамны, Аллаһыны алдар өчен генә әйтә икән, димәк ул гаилә тормышын хыянәт, алдау белән башлап җибәргән була!

Гаилә башлыгы, балалар атасы буларак, никахларын саклау, ныгыту буенча яшьләргә ниндирәк киңәшләр бирә аласыз?

- Теләгем шул - ата-аналар балаларга динне һәм татар телен өйрәтеп үстерсеннәр, мәчетләрдә оештырылган укуларга җибәрсеннәр иде!

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ибраһим хәзрәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев