Ильяс абый бүләк иткән рәсемле магнитны, өйгә кайтуга ук, гадәт буенча суыткыч ишегенә ябыштырып куйдым. Кавказ таулары, алдарак Ильяс абый Хисамов хезмәт иткән хәрби лагерь, борма юллар сурәтләнгән анда. Хәзер ул рәсем күземә чалынган саен, ярый әле бу хәрби командировка шушы рәсемгә күрсәтеп сөйләрлек истәлек булып кына калган, дип уйлап...
Ә бит... аның гомерен һәркөн теләк теләп уянучы балалар ихласлыгы, сөйгәненең сагынычлы мәхәббәте һәм әнисенең иртәнге намазда аңа багышлап кылган догалары гына саклап калган очраклар шактый була.
Ильяс Хисамов инде шактый еллар Кайбыч полиция бүлегендә хезмәт итүче һөнәренә тугры кеше. Ул -полиция конвоиры, прапорщик. Дагыстанга хәрби командировкага китәргә дигән хәбәр аңа узган елның ноябрендә, Полиция хезмәткәрләре көнендә килеп ирешә.
Ильяс абый:
- Элегрәк, әле балалар кечкенә дип, Чечняда хезмәт итеп кайтудан да, бүтән хәрби командировкалардан да баш тарткан идем. Куркыныч җирләр булса да, ир кеше Ватан каршында үз бурычын үтәргә тиеш, дигән уй беркайчан да күңелдән чыкмады. Шуңа күрә бу юлы, әлеге хәбәрне ишетүгә, барам, дип хәл иттем. Тик менә, китәм, дип Резедәгә ничек әйтергә?!
Резедә апа:
- Хәрби командировкага китүен үзе генә карар кылган. Документларын да тутырган, тиешле комиссияне дә узып кайткан. Миңа инде китәр көн килеп җитәрәк кенә әйтте. Җибәрәсең килмәгәнне беләм, алдан борчыйсым килмәде, ди. Ә кулында риза булып җибәрәм дип, тормыш иптәше имзаларга тиешле гариза. Юк, имзамны куймыйм, үз теләгем белән җибәрмим сине чит җирләргә, дим. Соңгы көнгә кадәр кулымны куймадым. Ә үзем елыйм да елыйм, егетен армиягә озатучы яшь кызмыни...
Әнисе Рәйхана апа:
- Ильясымны бөтен туганнар җыелып, солдатка озаткан кебек озаттык. Кышның буранлы, иң салкын көне иде ул. Балалар Казанга кадәр озата киттеләр. Шул көннән башлап, иртәнге намазларны аның исәнлеген сорап укый башладым. Өйдә дә һәр сөйләшкән сүз аның турында гына булды. Әле бит ир-ат башкарырга тиешле йорт-җир эшләре дә бар. Ильяс киткәч, көчле бураннар башланды. Укырга киткәнче Резедә белән Инсаф иртүк торып кар көри. Терлек карау, аннан бакча эшләре... барысы да Резедә, оныкларым Илсөя һәм Инсаф өстендә булды инде.
Ильяс абый:
- Безнең посттан биек таулар, Татарстанга хас булмаган табигать, зур-зур ташлар күренеп тора иде. Хезмәтебез - блок постны саклау. Бер карасаң, тыныч тормышта яшибез кебек. Әмма без саклаган постларга әледән-әле һөҗүмнәр оештырыла иде. Мин хезмәт иткәндә, алты айга 29 һөҗүм булды. Максатыбыз - террорчылык күренешләренә юл куймау. Постка чыкканда кайсы көнне ни көткәнне белмисең. Гадәттә, без һәрчак кораллар белән сакта тора идек. Әмма боларның берсе дә миңа куркыныч тоелмады, һәр ир кеше, Ватан сагында торып, үз бурычын үтәргә тиеш дип уйлыйм. Анда барып кайту берни тормый, өйдәгеләр ничек яшәр дип гел борчылдым. Барысы да әйбәтме, миннән башка өй мәшәкатьләрен башкара алалармы икән... Һәрвакыт шалтыратырга мөмкинлегем булмаса да, гаиләм турында бик еш уйлана идем.
Резедә апа:
- Ильясның безнең кичке аш вакытында шалтыратуына ияләшеп беттек. Көтеп кенә торабыз! Кайвакыт телевизордан Дагыстанда булган куркыныч бәрелешләр, турында берәр репортаж күреп алсак, тынычлык югала иде инде. Каядыр шартлатканнар, кая террорчыларны кулга алу операциясе булган... Телефонына шалтыратабыз, җавап бирми! Менә шундый вакыт нишләргә кирәк?! Ахырдан аңлашыла инде, аның вакыты яки мөмкинлеге булмаган. Ә мин инде бөтен төрле уйларны да уйлап бетергән булам...
Рәйхана апа:
- Барысы да бер Алла кулында, балалар. Минем менә уртанчы улым да милициядә эшләде. Чечняга да барды, Дагыстанда да исән-имин генә хезмәт итте. Кайткач, үзебезнең җирдә, Казан янында көчле буран вакытында гаиләсе белән бергә юл һәлакәтенә очрап һәлак булдылар. Менә шундый бик авыр көннәребез дә булды.
Ильяс абый:
- Хезмәтемнең күп өлеше Дагыстанның Шамилькала дип аталган шәһәр тибындагы поселогында узды. Бер якта безнең хәрби лагерь урнашкан, икенче якта, бездән әллә ни ерак түгел җирле халык яши иде. Алар сыер, сарык асрый, яшелчә үстерә. Мартта бу якларда шәфталулар чәчәк ата башлый. Текә тау башында йөргән сыерларга карап бик гаҗәпләнә идек.
Резедә апа:
- Бәйрәмнәрдә бүгенге кебек өстәл артында бергәләп утырулар бик сирәк була шул бездә. Әтиебезнең хезмәте шундый чөнки. Быел да, үзе еракта булса да, аның туган көнен балалар белән бергә үзебез генә бәйрәм иттек.
Ильяс абый:
- Гаилә тормышында барысы да әйбәт булганда күңел тыныч. Иң мөһиме - илләр тыныч булсын, төрле милләт вәкилләре бердәм, дус-тату яшәсен, гаиләмә җил-яңгыр тимәсен! Шунысын да әйтәсем килә, Дагыстанга хәрби командировкага китәсемне белгәч, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мине үзенә чакырып алды, матур теләкләр теләп, җылы итеп озатып калды. Дагыстанга баргач, Татарстанның башка районнарыннан килгән егетләргә бу турыда сөйләгәч, нык гаҗәпләнделәр һәм сокландылар. Кайбыч полициясе бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин да, гел кайгыртучанлык күрсәтеп, хезмәт иткәндә шалтыратып хәлләрне белешеп торды. Районнан болай җылы мөнәсәбәт күрсәтеп озатып җибәрүләрен намус, зур җаваплылык белән чын күңелдән хезмәт итеп кайту бурычы итеп кабул иттем һәм аны чын күңелдән үтәргә тырыштым.
Резедә апа:
- Җаваплылык хисе бик зур шул Ильясның. Әле Дербентта палаткалы хәрби шәһәрчектә яшәгәндә иптәшләрен янгыннан коткарып кала ул. Әлеге хәрби командировкадан да намуслы хезмәте һәм башкаларга үрнәк булганы өчен медальләр һәм Рәхмәт кәгазьләре алып кайтты. Ә тантаналы төстә алган беренче бүләге - кул сәгате, әнә. 116 кеше арасыннан өч кенә хәрбигә тапшыралар аны. Шуның берсе - безнең әтиебез! Ә Ильясны каршы алырга балалар белән Казанга бардык. Автобусларда кайтып төштеләр алар. Ильясның үзен күрәбез, ун метр ераклыкта гына сафта басып тора, ә барып кочып алып булмый! Шундый сагынылган!
Әле мин бу гаилә белән очрашуга барганда да сагыну җылысы сизелә иде. Югыйсә, Ильяс абый туган авылы Иске Чәчкабка, гаиләсенә кайтып ял итәргә, шактый эшләр башкарырга өлгергән иде инде. Өстәлдә тәмле чәй, Ильяс абый тоткан балык, күңел самавырыннан кадерле истәлекләр агып кына тора. Табын түрендә кадерле дәү әни - Рәйхана апа, үрнәк әти утыра. Уңган хуҗабикә (шәһәрдән авылга кайткан булган килен дә әле ул!) Резедә апа чәй әзерләп йөри. Рәхәт бу өйдә! Бер-берсенең кадерен белеп, барлыгына сөенеп һәм күрешмәгәндә бик-бик сагынып яши белә алар.
P.S. Сүз уңаеннан шуны да әйтим әле, Ильяс абый Хисамов бик тыйнак кеше. Әлеге язманы әзерләргә ризалыгын алу өчен дә шактый тырышырга туры килде. Ә ахырдан, аның турында күп язмаска сорады. Ләкин мәкаләмне яза башлагач, мондый матур тарихны кыска язып булмый икәнлеге аңлашылды.
Нет комментариев