Инвалидлыкны сорап алмыйлар
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район Картлар һәм инвалидлар йортында очрашу үткәрелде.
Район башкарма комитеты һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашында узган әлеге очрашуда караучысыз калган өлкән яшьтәге кешеләргә хөкүмәт югарылыгында зур игътибар бирелүе хакындагы фикер кызыл җеп булып ятты. Федоровское авылында урнашкан бу йортта гомер йомгагын сүтүче 26 әби-бабайның 20се - инвалид. Аларның алтысы махсус коляскада гына хәрәкәтләнә. Калганнары да көч-хәл белән генә стенага тотынып йөри. Картлар йортын инвалидларга уңайлы итү максатында анда әле шушы көннәрдә генә керү юлындагы пандусларга тотынып йөрү өчен махсус тоткычлар куйдылар. Директорлары Салих Маннанов әйтеп узганча, дәүләт инвестиция төзелеш идәрәсе уздырган тендер нәтиҗәсендә сайлап алынган подрядчы оешма үз эшен сыйфатлы итеп башкарган. Алар Картлар һәм инвалидлар йортының беренче катындагы коридорга идәннән 70 һәм 90 сантиметр биеклектәге ике яруслы тоткычлар да монтажлаган. Аның беренчесе коляскалы инвалидлар өчен булса, икенчесе авырлык белән генә йөрүче карт-карчыкларга тотынып йөрү өчен. Бу эшләрне башкарып чыгуга барлыгы 433 мең сум акча тотылган. Смета буенча икенче катта да монтажлау эшләре алып барылачак. Боларның барысы да 2011-2012 елларга исәпләнгән "Уңайлы мохит" федераль проекты нигезендә тормышка ашырыла. Физик мөмкинлекләре чикле булучыларга каршылыксыз тирәлек, мохит булдыру - дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлеше ул. Инвалидлыкны берәү дә сорап алмый һөм ул көнгә калырга Ходай язмасын. Ә инде арабызда чит кеше ярдәменә мохтаҗлар бар икән, аларга бергәләп ярдәм кулы сузыйк.
Бүгенге көндә безнең районда яшәүче 1745 инвалидның 60ы - 18 яшькә кадәрге балалар, 40ы - начар күрүчеләр, 23е - начар ишетүчеләр. Аяк-куллары гарип булу сәбәпле, 42 авыру коляскада гына хәрәкәтләнә, аларның да бишесе балалар.
Очрашу мәдәният хезмәткәрләре концерты белән бергә үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев