Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Иске Тәрбит авыл җирлегенә яңа машина кайтты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов респуб­лика районнарына тапшырган 93 "Шевроле Нива" машинасының берсе Иске Тәрбит авыл җирлегенә кайтты.

Декабрь ахырларында Татарстан муниципаль берәмлекләренең унынчы съездында безнең районнан барлык авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Анда муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән смотр-бәйгегә йомгак ясалды. Бу бәйге җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатында 2011 елдан бирле үткәрелә. Әлеге бәйгедә 202 авыл җирлеге катнашырга теләк белдергән. Җиңүчеләрне билгеләгәндә авыл җирлеге составындагы авыллар саны һәм аларның район үзәгеннән нинди ераклыкта урнашуы, салым һәм салым булмаган керемнәре, күпме терлек асралуы, шәхси йортлар төзелеше, кече һәм урта бизнес үсешенә ярдәм итүләре, үзара салым акчасының бер кешедән күпме җыелуы, социаль-мәдәни тормыш һәм башкалар исәпкә алынган.
- Безнең авыл җирлеге шактый зур һәм ул өч авылны берләштерә. Бу машина безгә эшчәнлегебезне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен без Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтлебез, - диде авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев.
Узган ел мондый машинага Олы Кайбыч авыл җирлеге лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит авыл җирлегенә яңа машина кайтты