Иске Тәрбит авылы часовнясына грант көтәләр
Иске Тәрбит авыл җирлеге составына керүче Камыллы, Соравыл, Иске Тәрбит авылларында бүгенге көндә 1123 кеше яши. Нигездә гел керәшеннәр генә яшәүче бу төбәктә инде күптәннән үз часовняларын төзү турында хыялланалар иде.
Дөрес, бу җирлектә дә кайчандыр чиркәү булган, әмма аның да язмышы башка җирләрдәге кебек аяныч төгәлләнгән. Монда изге апостоллар Петр белән Павел хөрмәтенә агач чиркәү ерак 1888 елда ук салынган, тугыз елдан соң анда чиркәү-приход мәктәбе дә ачылган. Егерменче гасырның утызынчы елларында чиркәүнең чаңын алып атканнар, бинасы 1972 елга кадәр авыл клубы вазифасын үтәгән. Шушы елны элеккеге чиркәүне бөтенләй сүтәләр һәм бүрәнәләреннән яңа урында башка клуб төзиләр. Кызганычка каршы, 2002 елда ул клуб янып көлгә әйләнә һәм чиркәүнең соңгы истәлекләре дә юкка чыга...
Якындагы чиркәү - Турминскийдагы Изге Троица чиркәве Иске Тәрбит авыл җирлегенә 12 чакрым ераклыкта урнашкан. Өлкән яшьтәге кешеләргә службага бару өчен ул араны узу җиңел түгел, билгеле. Әмма, шулай булуга да карамастан, дини бәйрәмнәрдә анда халык агыла гына. Башка авыллардан да күп киләләр. Шуңа да чиркәүдә алма төшәрлек тә урын булмый, бар кешене дә сыйдырып бетерә алмый. Иске Тәрбит төбәгендә яшәүчеләрнең бар теләге - үз часовняларын булдыру. 2013 елда узган авыл җирлеге җыелышында да шул мәсьәләне күтәрәләр һәм район җитәкчелеге белән берлектә уртак фикергә киләләр: чыннан да авылга часовня кирәк! Инициатив төркем җитәкчесе итеп авылдашлары, отставкадагы подполковник Петр Семеновны билгеләп куялар. Часовня төзеләчәк участокка истәлек ташы да куялар, бу җирне Изге Троицк чиркәвенең дин әһеле Николай Ермолаев изгеләндереп тә китә.
Инвестор биргән, халыктан җыелган акча гына часовня төзелешен ахырына кадәр җиткерергә мөмкинлек бирми. Июнь аенда Татарстан муниципаль районнарында халык социаль проектлары турында бәйге игълан ителгәч, грант отуга йөз тотып, часовняның халык өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеге турында проект язалар. Әлеге бәйгенең нинди максатларны күздә тотуы хакында без "Кайбыч таңнары"ның узган саннарында язган идек инде. Хәтерегездә булса, беренче проект Кичкеево авылына су кертү турында иде. Проектта күрсәтелгәнчә, часовня төзелеше 1 545327 сумга төшә. Әлеге сумманың 600 сумга якыны үзләрендә бар. Проект авторлары җиңүгә өметләнә. Шул очракта гына Иске Тәрбит төбәгендә яшәүчеләрнең генә түгел, якын- тирә авылларда гомер кичерүче православларның да хыялы тормышка ашачак бит.
Бу проектның халыкка, аеруча яшьләргә әһлак тәрбиясе бирүдә, аларның дөньяга карашын формалаштыруда, динне хөрмәт итүдә, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне саклауда да этәргече зур. Әнә шулай итеп туган якка, аның милли мәдәниятенә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә. Әлеге изге эшкә башка хәйриячеләр дә, чит җирләрдә яшәүче авылдашлары да кушылыр дигән өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев