Иске Тәрбит мәктәбе директоры Анатолий Васильев 60 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте
Менә инде утыз тугызынчы елын балаларга белем һәм тәрбия бирүче, шуның 32 елын мәктәп директоры булып эшләүче, хезмәтен намус белән җиренә җиткереп башкаручы мөгаллимне котлау тантанасына килүчеләр күп иде.
Анатолий Васильев - олы хөрмәт казанган, күп кенә күркәм сыйфатларга ия кеше. Аны тәбрикләп чыгыш ясаучыларның барысы да әнә шул хакта әйтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исеменнән котлап, намуслы хезмәте өчен юбилярга Мактау кәгазе белән истәлекле бүләк тапшырды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров исеменнән изге теләкләрне аның урынбасары Светлана Петрова җиткерде. Анатолий Григорьевичка рәхмәт хисе тулы эчкерсез котлавын аның элеккеге укучысы, Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев та ирештерде. Укытучылар, бүгенге көндә лаеклы ялда булган педагоглар, техник хезмәткәрләр, "Гөлбакча" балалар бакчасы тәрбиячеләре, укучылар, кызы Вероника барысы да, юбилярны котлап, аңа рәхмәт әйтте һәм озын гомер, ныклы саулык теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев