Картлыкны шатлык итеп
Ходай кешегә бәхетне картлык көнгә бирсен икән ул. Олыгайган көннәренә. Әлеге сүзләрне өлкәннәр авызыннан еш ишетергә була.
Малала авылында ялгызы гына яшәүче 73 яшьлек Анна Гуськова, иң газиз кешеләрен югалту хәсрәте йөрәген гел телгәләп торса да, авырлыклар алдында сыгылып төшмәгән. Тормышының иң матур чорында - 1990 елда 29 яшендә бөер авыруыннан вафат булган улы Юрийны сагынып үзәге өзгәләнгәндә, гомер иткән ире Владимир Михайлович тынычландырган да үзен, инде аның юклыгына да алты ел вакыт узып киткән. Бердәнбер юанычы - Ульяновский шәһәрендә гаиләсе белән яшәүче улы Николай. Вакыты булган саен хатыны белән бергә туган якларына юл тота ул. Бәрәңге утыртканда, чүбен утаганда, алганда булышырга кеше эзләп йөргәне юк Анна Николаевнаның. Белә: улы барыбер кайтачак. Хәер, үзе дә авыруга сабышып, иркәләнеп кенә ята торганнардан түгел ул, гел хәрәкәттә. Бу арада урманнан кайтып та кергәне юк, ышанычлы дүрт аяклы дусты Тузикны ияртә дә, гөмбә җыярга чыгып китә. Өстән яңгыр явып торуы да куркытмый, гөмбәчеләр өчен иң кулай чор хәзер. Ямьле җәйдә күп итеп җиләген, мәтрүшкәсен җыйган. Табигать кочагында йөреп ял итәм, җаным тынычлана, ди ул. Көзге бертуктаусыз яуган яңгырлы көннәрдә Кече Мәмегә ипигә барып кайтуны да авырсынмый әби. Юллар пычрак, дип микән, хәзер авылга ипи китерүне туктатканнар. Моны ничек тә җайга саласы иде. Үзләрендә кибет юк.
Кече Мәме авылы фельдшеры Мәүлия Туралеваны мактап туя алмыйлар. «Ул безнең врач кебек, диагнозны да дөрес куя, төн уртасында урамга чыксаң, аны еш очратырга була, әле җәяү, әле велосипедта авырулар янына ашыга», - дигән фикерне миңа Малалада да, Кече Мәмедә дә ишетергә туры килде.
Анна Гуськованың Кече Мәмедән Малалага килен булып төшүенә дә ярты гасырдан артык вакыт - 52 ел узып киткән. Лаеклы ялга 27 елдан артык страховой агент булып эшләп чыккан. Кече Мәме, Малала, Бортас, Красный Бор, Питрәки авылларына хезмәт күрсәткән ул. Йортына газ керүенә, аякта йөреп торуына, көннәрнең тыныч булуына, ашарына ризыгы мул булуга сөенеп яши. Ил-көн яңалыкларыннан да хәбәрдар, "Кайбицкие зори", "Республика Татарстан", чуваш телендә чыгучы "Сувар" газеталарын алдыра. Әнә шулай картлыкны шатлык итеп, һәр туган көнгә шатланып яши әбиебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев