Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы мөхтәсибе: «Кадер кичәсе якынлаша”

Изге Рамазан аеның беренче өлеше рәхмәт ункөнлеге, икенчесе – мәгъфирәт, өченче өлеше җәһәннәмнән котылу ункөнлеге. Уразага кергән генә идек әле, инде ул ахрына да якынлашып килә.

Пәйгамбәребезнең хатыны Гаишә тапшыра: «Рамазан аеның соңгы ун көненә кергәч, пәйгамбәребез төннәрен гыйбәдәттә үткәрде, гаиләсен уятты һәм чалбарын катырак бәйләп, гыйбәдәттә аеруча зур тырышлык күрсәтте» (Сахих Бухари). Аның соңгы ун төне башка төннәрдән кадерле вә әҗерле Кадер кичәсе булуы белән аерылып тора. Раббыбыз үзенең Китабында Ка-дер кичәсе турында аерым бер сүрә дә иңдергән: «Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббыңның рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр». Раббыбыз Коръәнне Кадер кичәсендә дөнья күгенә иңдерде. 
Мең ай ул 83 елдан да артык бит. Бу бер кичәдә 83 елдан да күбрәк гый-бадәт кылу әҗере бирелә. Кадер төне тынычлык, иминлек кичәседер. Җир йөзенә иңгән фәрештәләр иминлек,тынычлык белән килә. Алар күбрәк гый-бадәт кылучылар белән бергә булырлар. Ул кичәдә шайтан да үзенең мәкер-леген кыла алмас. Гайшә анабыз Пәйгамбәребездән сорады: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?” – диде. Рәсүлебез: «Әй Аллам, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың – гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка, дип дога кыл», диде. 
Быел Кадер кичәсен 31 май көнне кояш баеганнан алып, таң беленүгә чаклы бәйрәм итәбез. 
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Раббыбыз¬ның ризалыгына ирешим диючеләр әле дә уразага керә ала. Киләсе елга ерак һәм киләчәкне бер кем дә белми, саулыгы булган кардәшләребезне ураза гыйбадәтенең тәмен татырга чакырып калабыз. 
Быел фитра сәдакасының күләме 100 сумнан билгеләнде. Зәкәт түләүчеләр өчен 600 сум. Ураза тота алмаучыларга фидиянең күләме көненә 200 сумнан билгеләнде. Фитра сәдакаларын ураза гаетенә кадәр мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, мескеннәргә, ятимнәргә тапшырырга кирәк. Ураза гаете быел 4 июньдә булачак. 
Сәдакалар турында Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Тәүбә сүрәсенең 60 нчы аятендә әйтә: «Сәдакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафын-нан куелган зәкәт җыючыларга, вә зәкәт өчен исламга күңелләре өлфәт ха-сыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына баскан һәм малсыз калган мөсафирларга, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһу-дан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче».

Дамир ГЫЙНИЯТУЛЛИН, 
район мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев