Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч укучылары стройда йөрү осталыгын күрсәтте

Узган атнада “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында мәктәпләр командалары укучыл командалары арасында стройда йөрү, җыр башкару буенча смотр- бәйге үткәрелде. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды.

Әлеге смотр-бәйгенең максаты – район мәктәпләре укучыларының стройда йөрү буенча әзерлеге дәрәҗәсен тикшерү, Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу, стройда йөрү күнекмәләрен формалаштыру. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин бәйге шартлары белән таныштырды. Шуннан соң, команданың стройга тезелү, тәртип буенча исәпләү, командирның хөкемдарга команданың смотр- бәйгегә әзерлеген белдерүе тыңланды.
Команда командиры бер укучыны стройдан чыгарып, уңга, сулга борылу, стройда йөргән вакытта борылу алымнарын үтәргә боера. Аннан соң, команда бергә командирның төрле боерыкларын үти, строй белән җыр башкара. Жюри чыгышларны биш баллы система буенча бәяләде 
- Смотр- бәйгегә Олы Кайбыч мәктәбенең ике командасы да аеруча яхшы әзерләнгән. Алар бәйгенең һәр биремен төгәл үтәде һәм беренче- икенче урыннарны яулады. Җитәкчеләре Гөлинә Габдрахманованың зур көч куйганлыгы күренеп тора, - диде районның “Яшь гвардиячеләр” хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов. - Шул ук вакытта Иске Чәчкаб, Кече Мәме, Ульянково, Мөрәле төп мәктәпләренә стройда йөрү күнекмәләрен камилләштерергә кирәк әле. 
Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы өченче урынга чыкты. 
- Мәктәп командаларының смотр-бәйгегә нинди әзерлек белән килүе бүген ачык күренде. Баллар буенча беренче- алтынчы урыннарны яулаган командалар 9 Май көнне район үзәгендә үтәчәк бәйрәм парадында катнашу хокукы ала., - диде Рамил Сәлимович. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев