Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычка “Бизнес- десант” төште

Бизнесны ничек нәтиҗәле алып барырга һәм акча эшләргә мөмкин?

Кайбычка килгән “Бизнес- десант” республика проекты командасы район эшмәкәрләрен шуңа өйрәтте. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының әлеге проекты 2015 елдан гамәлгә кертелде. Әлеге команда республика районнары эшмәкәрләре белән әледән-әле очрашулар үткәрә, бизнесны уңышлы алып бару серләрен ача.

«Бизнес-десант» вәкилләре белән очрашуга эш тәҗрибәсе булган һәм үз эшен башлап җибәргән эшмәкәрләр чакырылган иде. Очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров башлап җибәрде.
– Безнең районда эре бизнес юк, әмма сәүдә өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгы тармагында да кече бизнесның барлык төрләренә дә юл ачык. Эшмәкәрләр дәүләт тарафыннан күрсәтелүче барлык ярдәм чараларыннан да файдалану мөмкинлегенә ия. Бүгенге семинар-уку бизнес өлкәсендәге белемнәрегезне тагын да тулыландырырга һәм проблемаларыгызны хәл итәргә ярдәм итәр,–диде ул бизнес буенча файдалы консультация оештыручыларга рәхмәт белдереп. 
“Бизнес- десант” спикеры Руслан Скорпов очрашу программасы һәм тәкъдим ителгән көн тәртибе буенча чыгыш ясаучы консультантлар белән таныштырды. Сораштырудан күренгәнчә, семинарда катнашучыларның күбесе азык-төлек һәм төзелеш материаллары белән сәүдә итү өлкәсеннән булып чыкты. Яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнүчеләр, реклама бизнесында тәҗрибә туплаучылар, башка өлкәдәге эшмәкәрләр бирегә яңа белемнәр алу өчен килгән. Үзләре турындагы мәгълүматларны һәм мөрәҗәгатьләрне алар “Бизнес- десант” проектын оештыручылар тараткан анкеталарда калдырды. Бу яңадан элемтәгә керү өчен кирәк.
Укыту үзара аралашу  формасында узды, эшмәкәрләргә барысын да аңлаешлы телдә аңлаттылар, мисаллар да тормышның үзеннән алынган иде. Бер сәгатьтән артык дәвам иткән очрашуда алар микро­финанслау займының мәгънәсе, бизнесны үстерү өчен акчаны ничек тизрәк алу, эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондлары эшчәнлеге турында бай мәгълүмат алды. Эшмәкәрләр өчен “факторинг” дигән аңлатма да ачыш булды. Ул түләүләрен кичектерергә теләүчеләр өчен кирәк, ә андый хәлләр кече бизнес­та да очрый.
– Лизингка җиһазлар алу һәм сәүдә челтәренә продукцияңне кертү мөмкинлеге турындагы мәгълүматлар аеруча кызыксыну уятты, – диде очрашуда катнашучыларның берсе.
Тормыш бер урында гына тормый, без даими үзгәрүчән дөньяда яшибез. Яшьләр хәзер интернет-сәүдә турында да күп белә, безнең җирлектә дә үзләренә кирәкле товарларга интернет аша заказ бирүчеләр бар. Әлеге төр сәүдә турында да бик күп яңалыклар ишетергә туры килде бу көнне «Бизнес-десант» вәкилләреннән.
Консультантлар түләүле һәм түләүсез рәвештә белем алу мөмкинлекләре турында да сөйләде. Бизнес-планны үзең төзүнең бер кыенлыгы да юк икән, әлегә кайбер эшмәкәрләр аны зур акчалар түләү бәрабәренә башкалардан ясата. 
Бу очрашуның файдалы һәм урынлы булуын эшмәкәрләр үзләре дә әйтеп узды. Алар микрозаймнар, продукцияне интернет аша сату, “Лизинг-грант” программасы һәм сәүдә челтәренә чыгу турында өстәмә мәгълүмат алган. Эшмәкәрләр эшчәнлекләренең яхшы баруы өчен тырыша. Әлеге очрашуның модераторы   бизнесларын яңа башлап җибәрүчеләргә күбрәк үз көчләренә таянырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев