Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылар Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы үткәргән бәйгедә җиңү яулады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы үткәргән бәйгедә җиңүчеләрне котладылар.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Тимур Әхмәтвәлиев, министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципаль җәмәгатьчелеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 
Әлеге бәйге төрле номинацияләрдә узды. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова «Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе –муниципаль берәмлек профсоюзының социаль партнеры» номинациясе җиңүчесе. Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдертдинова «Җирле үзидарә органнарында эшне оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү» номинациясендә җиңү яулады. «Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясендә «Кайбыч таңнары» газетасы коллективы җиңүгә иреште.Муниципаль идарә өлкәсендә республика конкурслары, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән, 2006 елдан бирле үткәрелә. Төп максаты –  республиканың җирле үзидарә органнарының эш сыйфатын яхшырту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы үткәргән бәйгедә җиңү яулады