Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта Картлар һәм инвалидлар йортына Казаннан лицей укучылары килде

Октябрьнең беренче көненнән башлап илебездә Халыкара өлкән яшьтәгеләр декадасы билгеләп үтелә. Ункөнлек барышында районыбыз авылларында олы буын вәкилләрен котлаулар, бүләкләүләр, искә алу чаралары уза.

Бәйрәм чаралары 27 сентябрьдә үк башланып китте. Бу көнне Федоровское авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында гомер көзләрен каршы алучы әби- бабайларны хөрмәтләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өлкәннәргә иң җылы теләкләрен җиткерде. Чарада социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева катнашты. Бирегә шулай ук, Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицее укучылары да кайткан иде. Безнең төбәктән Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайланган Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров инициативасы белән лицей укучыларының интернатка бәйрәм концерты белән килүе күркәм традициягә әйләнде. 
Лицей укучылары өлкәннәр алдында концерт белән чыгыш ясады. Соңыннан очрашу бәйрәм табыны артында дәвам итте. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев