Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта мәктәп укучыларының көзге ярминкәсе узды. Фотолар

«Бу кадәр яшелчә, җиләк- җимеш үстерү өчен җәй буе бакчадан чыкмаска кирәк. Яңгырсыз елда сез узган елгыдан да күбрәк уңыш алгансыз.

Тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да – укытучыларга, җәйге практика вакытында бакчада эшләгән укучыларга, техник хезмәткәрләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. Булдыргансыз! Мин сезнең хезмәттән канәгать. Хезмәтегез өчен бөтенегезгә дә беренче урын бирер идем. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрдән ашханәгездә сезнең өчен уку елына җитәрлек берсеннән-берсе тәмле, сыйфатлы ризыклар әзерләр дип ышанам». Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин узган атнаның якшәмбесендә балалар сәнгать мәктәбе каршында үткәрелгән «Уңыш» бәйрәмендә шулай диде. 
Ярминкә үткәрергә мәктәп коллективларына куш икән. Әнә ничек бөтен шартын китереп әзерләнгәннәр алар көзге байлык бәйрәменә. Сәүдә-күргәзмә урыннарын да оста итеп бизәгәннәр, телләре телгә йокмый, продукцияләрен алмас җиреңнән алырсың. Яшелчәләрне әллә нинди формаларга кертеп төрле образлар тудырганнар, кул эшләренең ниндие генә юк, кышка ябылган кыяр, помидор банкалары, салатлар, вареньелардан өстәлләр сыгылып тора, камыр ризыкларын да күп алып килгәннәр. Укытучылар, укучыларның күбесе милли киемнәрдән. Жюри иң беренче булып тукталган Олы Подберезье мәктәбенең корабль рәвешендәге сәүдә-күргәзмәсе байлыгы белән әллә каян аерылып тора. Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерованың шатлыгы йөзенә чыккан: 
- Әле ярминкә башланып кына килә, бездән капчык лап суган, кәбестә, кызыл чөгендер сатып алып киттеләр инде, заказ да бирделәр. Елның- елына үзебезгә дә җитәрлек, халыкка да сатарлык уңыш үстерәбез. Быел бер укучыга 108,4 килограмм исәбеннән яшелчә әзерләнде. Бу атна ахырында Казанда мәктәпләр, училищелар катнашында узачак ярминкәгә дә яшелчәләрне мулдан алып барачакбыз, - диде ул. 
Күргәзмәдә матурлыгы белән аерылып торучы төрле зурлыктагы кәрҗин, шкатулкаларга Альберт Рәхмәтуллин да игътибар итте. Әле берсен, әле икенчесен кулына алып карады ул. Аның укучылар тарафыннан кәгазьдән үреп ясалганлыгын белгәч, сату юлларын бергәләп эзлик диде. Бәйләнгән әйберләр дә алып килгәннәр. Жюри бу мәктәпкә беренче урынны бирде. 
Укучыларны кул эшләренә өйрәтүдә, аларга хезмәт тәрбиясе бирүдә барлык мәктәпләрдә дә максатчан эш алып барыла. Уңыш бәйрәмендә икенче урынны яулаган Федоровское мәктәбе ярминкәгә товарларны паровозга төяп килгән. Чын паровоз ул, үзе йөри торган! Штурвалы артында аңа җан өргән технология укытучысы Николай Волков, ә капитаны, әле быел гына югары уку йорты тәмамлап, укчыларгы рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Эльвина Улитина. Өченче урынга чыккан Кошман мәктәбенең дә күргәзмәсе бай иде. Авылның элеккеге чүлмәкчеләре традицияләрен дәвам итәләр, күргәзмәгә укчылар ясаган чүлмәкләр, өй эчен көндәлек кирәк булган агач эшләнмәләр урын алган. «Кошман юкасыннан авыз итегез әле», «Бәлешебез дә бик уңды» дип мактанышалар. Пирог-юкаларын тиз алып бетерделәр аларның. Бер арба яшелчә төяп килгәннәр! «Сәгыйдинең оныклары алдынгылыкны бирмиләр» дип дөрес сөйлиләр. 
Иске Чәчкаб мәктәбе педагоглары үзләре үстергән кавын-карбызлары белән мактанды, Чүти мәктәбе алып килгән кәбестәне тиз алып бетерделәр, Бәрлебашы мәктәбе кызлары көзге сары яфраклардан тәкыя үргән, шигырьләрне матур сөйлиләр, күргәзмәдә бал да бар иде, Иске Тәрбитләр 30 сумнан гына яран гөлләр дә сатты, Кече Мәмеләр чуваш халкының милли ризыклары белән сыйлады. Кайбычта төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәве ярминкәдә дә чагылыш тапты. Олы Кайбыч, Борындык, Колаңгы, Хуҗа Хәсән, Мөрәле, Ульянково, Олы Урсак, Надеждинолар да тырышкан. Бер сүз белән әйткәндә, эш агачы юмарт булган. Мәлки мәктәбе коллективы да бит, презентацияләре вакытында, эш тотсын кулыгыз, дип җырлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев