Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта әти-әниләре алимент түләмәүче балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узды

Әти-әниләре алимент түләмәүче балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасында гражданнарны бердәм кабул итү көне билгеләнде. Ул һәр айның беренче сишәмбесендә узачак. Кайбыч районында алимент түләмәүче 34 кеше бар, барлык бурыч 1,5 миллион сумны тәшкил итә. Бу балаларның да акчасы, алар яхшы туклану, кием-салым, кайчагында дәвалануга да мохтаҗ. Бурычлар юкка чыкмый, аны вакытында түләү зарур.

Кайбычта беренче кабул итүне социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева җитәкчелегендәге төркем үткәрде. Аның составында район башкарма комитеты, прокуратура, мәшгульлек үзәге, опека органнары, суд приставлары хезмәте вәкилләре бар иде. Алар очрашуга килгән әти-әниләргә консультация бирде. 
Һәр баланың бәхетле балачакка, тыныч тормышка хакы бар. Ләкин кайбер ата-аналар  сабыена аны бүләк итми шул. Ызгыш-талаш, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, күз яшьләре, ашарга юньле ризык, чиста урын-җир булмау – тормыш чынбарлыгы. Үз вазифаларын тиешенчә үтәмәүче ата-аналар белән балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында да еш очрашырга туры килә. Балаларына алимент түләмәүчеләр дә аз түгел. Алар арасында әтиләр генә түгел, әниләр дә бар. 
Гражданнарны кабул итү көнендә өч кызын ялгызы гына үстерүче ата да киңәш сорап мөрәҗәгать итте. Аның хатыны берничә ел элек гаиләдән киткән. Балаларын ташларга ничек йөрәге җиткәндер? Үз тормышын җайлап, яшәү урынын алыштырган. Гаилә башлыгы әйтүенчә, ул Канаш шәһәренә пропискага кергән, бу хатын турында бүтән мәгълүмат юк. Эшнең асылына төшенгәннән соң, комиссия вәкилләре әлеге иргә, балаларын яклап, хатыныннан алимент алу өчен аның яшәү урыны буенча җәмәгать судына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Бу ананың балаларына 2012 елдан бирле түләнмәгән бурычы җыелган. 
Тагын бер мөрәҗәгать итүче – балигъ булмаган бала анасы. Ул, картайгач баласы атасын карарга тиеш булачак, дигәннән куркып, ирен алиментка судка бирмәгән. Сүз уңаеннан, моны сәбәп итеп, күп кенә хатын-кызлар, алиментка бирми. Шул рәвешле, ваемсыз аталарны балаларын тәрбияләү вазифасыннан азат итәләр. 
– Судка гариза бирсәм, кайсы вакытка алимент алыр­мын икән? – дип сорады ханым. 
Җавап: гариза тапшырган көннән алып. Балаларның әтисе аталык хокукыннан мәхрүм ителмәгән очракта, аларны тәрбияләүдә катнашмаса да, балалары аны картлык көнендә карарга тиеш була. Закон таләбе шундый. 
Ике баласына аларның әтиләреннән ничек итеп алимент түләтергә дип киңәш сорап, тагын бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ирнең хәзер башка гаиләсе бар. Алимент түләү турында сүз кузгаткач, балаларны үзенә алу белән яный, аларның икесенә бергә ай саен 1800 сум акча түләп бара. Матди яктан кыен хәлдә калган ханым, балаларын югалтудан курка, шуңа күрә элеккеге иреннән тиешле алимент суммасын таләп итә алмый. Балаларның бу иргә кирәклеге шулкадәр генә, ул аларны тәрбияләүдә катнашмый, элеккеге хатынының алимент белән балалар арасыннан икенчесен сайлаячагына ышана. 
Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларын тыңлагач, аларның үз хокукларын начар белүе яисә балаларының хокукларын яклаудан куркулары яки оялулары аңлашылды. Алиментлар түләү буенча сораулары булган әти-әниләр 2-10-93 номеры буенча «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге юристына мөрәҗәгать итә ала. Чираттагы бердәм кабул итү көне 2 октябрьгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев