Кайбыч аграрийлары Халыкара күргәзмәгә китте
Бүген Кайбыч районы аграрийлары "Идел буе төбәгендә Халыкара кыр көне" дип исемләнгән зур масштаблы халыкара проект- күргәзмәдә катнаша. Күргәзмә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында уза. Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуында ачылган бу күргәзмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыклары җитәкчеләре, агроном, зоотехниклары һәм эшмәкәрләә,...
Бүген Кайбыч районы аграрийлары "Идел буе төбәгендә Халыкара кыр көне" дип исемләнгән зур масштаблы халыкара проект- күргәзмәдә катнаша. Күргәзмә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында уза.
Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуында ачылган бу күргәзмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыклары җитәкчеләре, агроном, зоотехниклары һәм эшмәкәрләә, барлыгы 30 кеше, катнаша. Бу күргәзмәне оештыручылар - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Германиядәге авыл хуҗалыгы җәмгыяте һәм башкалар. Россиядә мондый форматтагы күргәзмә әле беренче тапкыр гына үткәрелә икән. Күргәзмәдә Татарстан, Россиядән генә түгел, ә Германия, Австрия, Франция, Финляндия, Норвегия, Америкадан 150 дә артык эре компаниянең игенчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы буенча яңа продукт-техникалары урын алган.
http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/photo.htm/photoreport/670641.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев