Кайбыч чөгендерчеләре һәр минутның кадерен белеп эшли
Көз - кырларда шикәр чөгендере алу чоры ул. Кайбыч чөгендерчеләре быел да вакытны озакка сузмыйча эшкә тотынды. Әлеге табышлы культура районда 2971 гектар мәйдан били. Район буенча уңдырышлылык һәр гектардан уртача 308 центнер тәшкил итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин татлы чималны югалтуларсыз җыеп алу бурычын куйды.
Шикәр чөгендере алучыларның хезмәте белән якыннанрак танышу максатында без механизаторлар янына юл тоттык. Маршрутыбызны алдан ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән билгеләдек. «Ак Барс-3» җәмгыятенең Олы Кайбычтан ерак булмаган Иске Чәчкаб авылы басуында Каратундагы машина-трактор комплексыннан килгән куәтле чөгендер алу комбайннары эшли икән. Җәмгыятьнең Иске Чәчкабтагы управляющие Радик Миңнуллин әйтүенчә, биредә татлы тамыр 350 гектар мәйданда игелгән.
- Бүгенче көндә монда куәтле алты чөгендер алу комбайны эшли. Механизаторлар тырыша, һәр минутның кадерен белеп эшлиләр. Көннәр дә кояшлы, яңгырлар юк. Бу комбайннар бездә 15 сентябрьдә эшли башлады. Барлык мәйданнарның 168 гектарында эш башкарылды инде. 5286 тонна татлы тамыр чыгарылып, өемнәргә салынды. Һәр гектардан 315 центнер шикәр чөгендере чыга. Уңыш канәгатьләнерлек. Бу яз, җәй айларында барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәп эшләвебезнең матур нәтиҗәсе, - дип эш барышы белән таныштырды Радик Миңнуллин.
Әлеге комбайннарның берсендә яшь егет эшләвенә игътибар иттем. Каратуннан килгән комбайнда эшләгәч, аны да Апас якларыннандыр дип уйлаган идем, ялгышканмын икән. Үзен Динар Аббязов дип таныштырган егет безнең Колаңгы егет икән бит!
- Мин Кайбычтагы һөнәр училищесында механизатор һөнәрен үзләштергән идем. Бу һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим. Әлеге чөгендер алу комбайнында быел алтынчы елын эшлим, - дип таныштырды безне язмышын авыл белән бәйләгән Динар. - Июль ахырында ук комбайнны ремонтлап, барлык узелларын карап чыктык. Шуңа техника сынатмаска тиеш. Без тәүлек әйләнәсе эшлибез. Хезмәттәшем Вәгыйз Абдулхәев белән сменалап эшлибез. Мин әлегә көндезге сменада. Смена дәвамында 20-23 гектар мәйданда эш башкарабыз. Мондагы җитәкчеләр безне кайгырта, әледән-әле эш барышы белән танышып китәләр. Смена дәвамында дүрт тапкыр ашаталар. Ә хезмәткә түләү - гектар исәбеннән. Әмма без гектарлар артыннан кумыйбыз, безнең өчен иң мөһиме - сыйфат.
Динар кебек язмышын туган җир белән бәйләүче яшьләребез күбрәк булсын иде. Алардагы энергия, көч-куәт белән таулар күчерергә була. Авылның киләчәге алар кулында. Эшче һөнәрен сайлаган яшьләргә эш беркайчан да бетми ул.
Районда «Ак Барс Кайбыч-2» филиалы шикәр чөгендере алуга старт биргән иде. Директорлары Рифкать Басыйров әйтеп узганча, монда барлык мәйданнарның яртысында эшне төгәлләделәр инде. Өемнәргә салынган шикәр чөгендерен хәзер Буадагы шикәр заводына ташыйлар. Анда Кайбыч кырларында үстерелгән чөгендерне берниди тоткарлыксыз кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев