Кайбыч егетләре армиягә китә
Алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелгән ямьле язда быел армиягә китәчәк егетләрне бергә җыйдылар. Озату тантанасына ата-аналарын, авыл җирлекләре башлыкларын да чакырдылар.
Тиздән солдат киеме киячәк егетләрнең йөзләрендә шатлык та, җитдилек тә сирпелә. Аларны армия мәктәбе көтә.
- Мин һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим. Десантчылар турындагы фильмнарны кечкенәдән яратып карыйм. Әтием дә, абыем да армиядә хезмәт итеп кайткан. Мин дә алар юлыннан барам. Үзем Апастагы аграр көллияттә механизатор һөнәрен үзләштердем. Техниканы бала-чактан үз итәм. Укуымны тәмамлагач, үзебездә язгы кыр эшләрендә катнаштым, - диде Мөрәле авылы егете Илназ Минһаҗев.
- Ә мин гаиләдә беренче бала. Сеңлем Татьяна унынчы, энем Михаил җиденче класста укый. Әнием декрет ялында, нәни сеңлемне үстерә. Мин дә Апас аграр көллиятендә укып чыктым, пешекче-кондитер һөнәрен үзләштердем. Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне аңламыйм мин. Ватанны кем саклар соң? - дип әңгәмәгә кушылды Ябалактан Дмитрий Дворянский.
Хәрби исәпкә алу буенча җаваплы Рушания Миңнуллина әйтүенчә, быелгы язгы чакырылышта 22 якташыбыз Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак. Аларның бер өлеше хәрби частьларга барып җиткән инде.
Егетләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.
- Ватан сакчыларының көчле булуы нәтиҗәсендә илебез тыныч тормышта яши. Бабаларыбыз, әтиләребез кичергән сугыш афәтен башка күрергә язмасын. Армия - тормыш мәктәбе ул, аннан чын ир-егетләр булып, тормышка башкача караучы кешеләр булып кайтачаксыз. Хәерле юл сезгә, туган якларга исән-сау кайтыгыз! - диде ул.
Очрашуга Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин да килгән иде.
- Хәзерге вакытта Кайбыч егетләре Россиянең төрле төбәкләрендә үзләренең хәрби бурычларын үти. Безнең солдатлар намус белән хезмәт итә, командирларыннан шикаятьләр килгәне юк. Ә ата-аналарына рәхмәт хатлары юллыйлар. Сез дә лаеклы хезмәт итәрсез дип ышанам. Иң мөһиме - командирларның боерыкларын төгәл үтәргә һәм Уставтан тайпылмаска. Бер ел вакыт бик тиз уза ул, - диде.
Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар Олы Кайбыч мәктәбендә башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укыткан Николай Зайцев та егетләрнең Ватаныбызның ышанычлы сакчылары булуын теләде.
Николай Зайцев кебек яшьләргә патриотизм үрнәге бирердәй шәхесләр күп бездә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев