Кайбыч халкы “Үлемсез полк” акциясендә катнашты.
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкләгән "Үлемсез полк" сафларында өч меңнән артык кеше атлады.
Кайбыч районында "Үлемсез полк" акциясе кече авылларда 8 Май көнне көнне узды, анда яшәүчеләр икенче көнне район үзәгендәге чарада да катнашты. Быел Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад көндезге сәгать уникедә район мәдәният йорты яныннан кузгалып китте. "Үлемсез полк" та катнашучылар парадның иң алгы сафларында атлады. Бөек Ватан сугышы каһарманнарының- әтиләре, бабалары, ерак бабаларының портретларын күтәреп баручылар арасында өлкәннәр, урта буын кешеләренең генә түгел, яшьләр, балаларның да күп булуы шатлыклы күренеш. Бу - иң үтемле тәрбия чарасы. Әлеге акциянең максаты да яшьләрне үз гаиләләре тарихын өйрәнүгә тарту, традицияләрне дәвам итү, аларны патриотик рухта тәрбияләү.
Олы Кайбыч мәктәбенең бишенче класс укуччсы Сергей Куликов тоткан фотога күз салам. Анда: "Никифор Ильич Сахаров, 1911 елда туган, красноармеец, 1941 елның 25 октябрендә сугышта һәлак булган, Новгород өлкәсенең Валдайский районындагы Кече Замашье авылында җирләнгән", дип язылган.
-Бу минем ерак бабам. Әтием Александрга әтисе аның күп турында күп сөйләгән булган. Фотосын да кадерләп саклыйбыз. Әтием үзе дә халкыбыз иминлеге сагында тора, ул полициянең участок уполномоченные булып эшли. Мин алар белән бик горурланам,- диде Сергей.
Кайбыч районыннан фронтка ун меңнән артык кеше киткән, шуларның биш меңнән артыгы яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Районыбызда бүгенге көндә 19 Бөек Ватан сугыш ветераны яши. Аларның күбесе "Үлемсез полк" акциясендә катнашты, тантаналы митингның иң кадерле кунаклары булдылар.
-"Үлемсез полк" акциясен уйлап табучыларга рәхмәтем зур. Шушы матур башлангычны бөтен ил белән күтәреп алауларына сөенәм,- диде Кече Мәме авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов. - Безгә кадер-хөрмәт бик зур. Әле 8 майда Татарстан Президенты белән очрашуга алып бардылар. Аннан алган тәэсирләрне сөйләп кенә бетерерлек түгел. Яшьләр без алып кайткан Җиңүнең кадерен белсеннәр иде.
"Үлемсез полк" акциясеннән соң, бәйрәм чаралары җиңүчеләр буынына куелган мемориал янында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев