Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч игенчеләре “Өч тапкыр йөз” программасын тормышка ашыра

Офыкларга кадәр сузылган басу-кырларда гектар-гектар мәйданнарда көн-төн җир эшкәртү җиңелләрдән түгел. Җир эше беркайчан да җиңел булмаган ул. Әмма игенче-механизаторлар сынатмый, бар максатлары -язгы кыр эшләре вакытында төгәлләнсен дә, алар җир куенына салган орлыклар тигез шытымнар бирсен, ел икмәкле булсын. Игенчеләрнең тырышлыклары бушка китмәсен, көзен амбарлар мул уңыш белән тулсын...

Хезмәт кешесенә - гадиләргә дан җырлау газетабызның төп миссиясе ул. Икмәк язмышын хәл итүчеләр белән аралашу безгә рухи азык бирә, төшке аш вакытында алар белән бергә ашаган аштан да тәмлерәк ризык юк кебек тоела. Механизаторларның күбесен танып беләбез, алар безнең мәкаләләр геройлары. Бу юлы Багай якларына юл тоттык. Басулар тракторлар гөрелтесенә күмелгән, бөртеккә кукуруз чәчәләр. Баш агроном Рәис Минаҗиев сүзләренә караганда, ул 230 гектар мәйдан биләячәк.
- Без эшне комплекслы алып барабыз, - диде агроном. - "МТЗ-82" тракторында Сергей Лисин кукуруз чәчә. "Т-150" тракторчысы Ильяс Сагунов культивацияли. "МТЗ-80", "МТЗ-82" тракторларында Владимир Лисинков һәм Юрий Развалов кукуруз чәчелүче кырга минераль ашлама кертә. Владимир Уткин "МТЗ-82"тракторында "КУН-10" агрегаты белән ашлама төяп тора. "КамАЗ" автомобилендә Равил Бикчәнтәев кырга ашлама ташый. Алар бәйрәм көннәрен дә эш урыннарында каршылады.
«Ак Барс Кайбыч" җәм­гыя­тенең өченче филиалында да бөртеккә кукуруз чәчү оешкан төстә алып барыла. Кырлар патшасы биредә 207 гектар мәйданны биләячәк.
Бөртекле культуралар белән беррәттән азык культуралары чәчү дә дәвам итә. "Яңа юл", "Подберезье" хуҗалыклары, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалында берьеллык үлән чәчүне төгәлләделәр. Иске Чәчкабта азыкка кукуруз чәчү дәвам итә. Игенчелек тармагы белән терлекчелек бер-берсенә нык бәйләнгән. Фермаларда азык базасын механизаторлар кайгырта. Хәзер алар күпьеллык үлән дә чәчә.
- Быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Өч тапкыр йөз» программасын тормышка ашыра. Әлеге программа нигезендә республика буенча 100 мең гектарда югары табышлы культуралар - бөртеккә кукуруза, рапс һәм көнбагыш чәчергә киңәш итәләр. Аларның орлыклары безнең җирлеккә яраклаштырылган, корылык­ка түзем, тиз өлгерә. Безнең районда "Подберезье" хуҗалыгы 100 гектар мәйданда көнбагыш чәчте, 510 гектарда рапс чәчәргә җыена. Район буенча "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өч филиалында да барлыгы 637 гектарда бөртеккә кукуруз чәчтеләр. Бу эш 100 процентка үтәлде инде. Әлеге яңалыкның нәтиҗәсен урып-җыю чорында күрер­без, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илхамия Нигъмәтҗанова.
Шикәр чөгендере хуҗалыкларга табыш китерүче культура. Быел ул район буенча 2950 гектарда игеләчәк. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче- өченче филиалларында тат­лы тамыр чәчү төгәлләнде, икенче филиалда да финиш сызыгына якынлашып киләләр. Һава шартларының коры, җылы саклануы иген басуларында корткычлар, чүп үләннәре өчен бик кулай. Механизаторлар аларга каршы көрәшне башлап җибәрде инде.

Районыбыз игенче-механизаторлары язгы кыр эшләрен оешкан төстә алып бара. 12 майга район буенча барлыгы 22061 гектар мәйданда чәчү төгәлләнгән. Бу - барлык мәйданнарның 75 проценты дигән сүз. Димәк, чәчү финишка якынлашып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев