Районыбыз кырларында язгы кыр эшләре финиш сызыгына якынлашып килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 18 майга барлык чәчүлек җирләренең 76,8 процентында эш төгәлләнгән. Хәзерге вакытта игенче-механизаторлар сабан бодае, бөртеккә һәм терлек азыгына кукуруз чәчәләр. Болардан кала, карабодай, рапс, көнбагыш чәчәсе, бәрәңге утыртасы кала.
"Яңа юл" җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен төгәлләде, аларны хезмәт уңышлары белән котлыйбыз.
"Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте филиалларында быел барлыгы 2985 гектар мәйданда шикәр чөгендере игелә. Шуның 995е - беренче, 1130ы - икенче, 860 гектары өченче филиалда.
Әлеге табышлы культураны чәчү барышы белән танышу максатында без Колабирде басуына бардык. Эшнең кызган чагына туры килдек. "МТЗ-1221" тракторларына тагылган шикәр чөгендере чәчү агрегатларында Юрий Пулялин белән Илгиз Ибраһимов басулар иңли иде.
-Әлеге басуда татлы тамыр 500 гектар мәйданны биләячәк. Ә Ульянково авылы янындагы басуда 630 гектарда чәчелә. Без ике тракторга көненә 100 гектардан артык мәйданда эш башкарабыз. Хезмәтебез оешкан төстә бара, барлык кирәк-яраклар белән вакытында тәэмин итәләр, ашханә пешекчеләре тәмле ашаталар. Безгә, вакытны бушка әрәм итмичә, җиң сызганып эшләргә генә кала, - ди егетләр.
Әңгәмә барышында Юрийның - 1991, Илгизнең 1994 елдан бирле механизатор булып эшләвен ачыкладым.Туган җирләрендә озак еллар дәвамында басу-кырлар иңләп, бай тәҗрибә туплаган алар. Икенче сменада аларны Юрий Бладцев белән Илсур Булатов алыштыра.
"Фенд" тракторчылары Виктор Лисин белән Евгений Распретихин чәчү өчен туфрак эшкәртә. Алар сменалап эшли. "МТЗ-82" тракторында Юрий Развалов "Амазонка" агрегаты белән чөгендер кырына минераль ашлама кертә. "КамАЗ" автомобилендә Равил Бикчәнтәев алып килгән ашламаны "МТЗ-82" тракторы белән Владимир Уткин агрегатка төяп тора. Күргәнегезчә, биредә эш комплекслы алып барыла.
Әлеге материал газетага әзерләнгән арада шикәр чөгендере игүчеләр 18 майга барлык мәйданнарда да татлы тамыр чәчүне төгәлләделәр. Һава шартлары комаучауламаса, игенчеләребез сабан культураларын чәчүне дә берничә көндә төгәлләргә исәпли.
Нет комментариев