Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч командасы Чаллыга бара

Яр Чаллы шәһәрендә май ахырларында узачак "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесендә районыбыз данын Олы Кайбыч мәктәбе укучылары командасы яклаячак.

«Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе безнең районда ел саен уза. Бәйгенең максаты - балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, спорт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бәйгегә җитди әзерләнү бурычы куела, чөнки, балалар - тормыш чәчәге, аларның гомере, исәнлеге барыбыз өчен дә кадерле. Юлда йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнгән балалар, үсеп җитеп, үзләре машина белән идарә итә башлагач та, ул кагыйдәләрне бозмас дип ышанасы килә. Бәйге һөнәр училищесының автомобильдә йөрү мәйданында үтте. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров сәламләде.

Бәйге шартлары буенча, укучылар каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү, эрудитлар турниры, иҗади конкурс, юлда йөрү кагыйдәләрен белү, юл-транспорт һәлакәте булган очракта зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтүдә көч сынашты.

Бәйгенең барлык этаплары буенча шәхси беренчелектә Борындыктан соңгы елларда бадминтон буенча үткән төрле дәрәҗәдәге ярышлар призеры, Татарстан җыелма командасы составына кертелгән Адилә Хөснетдинова җиңүгә иреште. Икенче-өченче урыннарны Олы Кайбыч мәктәбеннән игезәк кызлар Зилә һәм Дилә Хәйруллиналар бүлеште. Малайлар арасында Олы Подберезье мәктәбеннән Иван Устимов иң көчлесе иде. Икенче урынны Олы Кайбыч мәктәбеннән Әмир Әдиятуллин яулады. Борындык төп мәктәбеннән Ислам Ярханов өченче урында.

Командалардан Олы Кайбыч мәктәбеннән составында Зилә һәм Дилә Хәйруллиналар, Әмир Әдиятуллин һәм Сергей Куликов булган команда җиңүгә иреште. Алар 23-26 майда Яр Чаллыда Кайбыч данын яклаячак. Борындык төп мәктәбе командасы икенче урында. Чүти мәктәбе командасына өченче урын бирелде.

- Без бу бәйгегә ныклап әзерләндек. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, җиңү яуладык. Хәзер республика бәйгесендә катнашу өчен ныклап әзерләнәсе була. Укытучыбыз Илдус Вәлиуллинга рәхмәт, ул безгә карата бик таләпчән, кушканны төгәл үтәгәнне ярата, - диде Зилә.

Бәйгенең иң катлаулы этабы - каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү булгандыр, мөгаен. Бу этапта да Әмир иң җитезе булды. Олы Подберезьедан Иван Устимов, Кече Мәмедән Нияз Гайфуллин аннан азга гына калышты.

- Мәктәпләр командаларының "Куркынычсыз тәгәрмәч"кә ни дәрәҗәдә әзерләнүләре бүген ачык күренде. Кайбер командаларның составы да алышынган. Ярышта 9 яшьтән 13 яшькә кадәрге укучылар биш ел рәттән катнаша ала. Яңа составка кертелүчеләрне бәйге нечкәлекләренә төшендерергә, югары баллар алырлык итеп өйрәтергә кирәк. Әлеге бәйгедә катнашкан укучылар юлда үзләрен ничек тотарга икәнен, юл йөрү кагыйдәләрен яшьтән үк өйрәнеп үсә, - диде мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч командасы Чаллыга бара