Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кайбыч мәчетен төзекләндерүдә катнашкан спонсорларны бергә җыйдылар

Олы Кайбыч авылы мәчете ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде. Әлеге мәчет халык ярдәме белән төзелде. Районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мәчетне үзгәртеп коруга матди яктан саллы өлеш керткән оешмалар, хуҗалык җитәкчеләрен, шәхси эшмәкәрләрне, райондашларыбызны читтә яшәүче якташларыбызны мәчеткә чакырып хөрмәтләде.

Мәчет төзелешенә нәтиҗә ясау тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең Баш казые Җәлил Фазлыев, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф Җәләлетдинов катнашты.
-Хөрмәтле кунаклар! Мәчетне үзгәртеп коруга керткән матди ярдәмегез өчен барыгызга да чын күңелдән олы рәхмәтемне белдерәм. Изге эшкә керткән өлешегезне Ходай Тәгалә ун тапкыр арттырсын. Халык телендә «Игелек җирдә ятмый" дигән мәкаль бар. Аллаһ ярдәме белән зур эш башкарып чыктык. Мәчетебез бик матур килеп чыкты. Иман йортына килүчеләр күп булсын, ул озак еллар халкыбызга иман нуры таратсын, хезмәт итсен иде. Бүгенге шатлыгыбызны уртаклашырга Җәлил хәзрәтне дә чакырдык. Ул да башкарылган эшкә үз бәясен бирде, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин спонсорларның барысына да Рәхмәт хатлары тапшырды.
-1994 елда ук төзелгән мәчетне үзгәртеп кору өчен зур суммада акча кирәк булгач, бу эшне җиңеп чыгып булырмы икән, дип шикләнеп тә куйган идем. Ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать белән чыктык. Исәп-хисап счетына акча керә башлагач, күңелгә җылы керде.Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Сезнең, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән теләгебез чынга ашты. Төзелешкә мөселманнар гына түгел, православ динендә булган кешеләрнең дә матди ярдәм күрсәтүе районыбыз халкының бердәм, дус-тату яшәвен, бер-берсенең диннәрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләрен тагын бер кат раслады. Барыгызга да изге эштә катнашуыгыз өчен олы рәхмәт сүзләрен ирештерәсем килә, - диде ул.
Очрашу мәчетнең икенче катындагы уку залында мул итеп әзерләнгән табын артында узды.
- Элегрәк Кайбычка килгәндә, бу мәчетнең район үзәге өчен кечерәк булуына игътибар итә идем. Мин яшәгән Балтачта быел дүртенче мәчеткә нигез салып калдырдык. Бу юлы ерактан ук балкып торган мәчетне күргәч, кайбычлылар өчен сөенеп куйдым. Димәк, биредә иман йортына игътибар зур, элеккеге мәчеткә генә сыймый башлаганнар, халык дингә тартыла. Район җитәкчелеге белән мәхәлләнең, мөхтәсибәтнең уртак тел табып эшләве мактауга лаек. Дамир хәзрәт үз эшен төгәл башкара, аңа тырышлыгы өчен Диния назәрәте исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Җәлил хәзрәт үз чыгышында.
Төзелеш эшләрен Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы башкарып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч мәчетен төзекләндерүдә катнашкан спонсорларны бергә җыйдылар