Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбыч механизаторлары чәчүгә чыгарга әзер

Яңа көн туган саен, язгы кояш җылы нурларын мулрак сибә. Димәк, тиздән басуларда тургайлар сайравын куәтле техника гөрелтесе алыштырачак. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ни хәлдә соң? Әлеге сорауга җавап табу максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, техниканың әзерлеген карап, игенчеләр хезмәтенә бәя бирде.

Безнең районда кыр эшләренә әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуы аңлашыла, чөнки урып-җыю төгәлләнүгә механизаторлар, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап, кышкы саклыкка куйган иде инде. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырырга өйрәнмәгән шул безнекеләр. Язга чыккач, аларны тагын бер кат карап чыгып, агрегатларга комплектладылар. Механизаторлар эшенә бәяне составында министрлык, холдинг компаниясе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре булган комиссия куйды. Алар машина-трактор паркының чисталыгын, техниканың әзерлек сызыгына куелышын, техника куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен, чәчүлек әйләнешен, игенчеләр хезмәтенә түләү тәртибен, чәчүлек орлыкның сыйфатын, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителешне карады.

Үзара тикшерү "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалындагы Багай, Ульянково бүлекчәләреннән башланды.

- Биредә эшне ике сменада оештырабыз, барлык агрегатлар төп һәм алмаш механизаторлар белән тәэмин ителде, чәчүчеләр билгеләнде. Аларның барысы да техника куркынычсызлыгы буенча укуларда булдылар, - диде директорлары Рифкать Басыйров. - Язгы кыр эшләрен тиешенчә башкарып чыгарга җыенабыз. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Алдагы сәфәребез - иген үстерүдә алдынгылыкны үз кулында нык тотучы Хуҗа Хәсәнгә. Монда да безне яхшы кәеф белән каршы алдылар: куәтле техникалардан гына торган техникалары бүгеннән чәчүгә чыгарга әзер! Җәмгыять җитәкчесе Юрий Осипов әйтүенчә, күпчелек мәйданнарын азык культуралары били, шуңа төнге сменада эшне оештыруның кирәге юк.

"Подберезье"да Александр Котковның җитәкче булып эшли башлавына әле күптән түгел генә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин уңай якка үзгәрешләрне бик тиз күреп алды.

- Узган еллардагы белән чагыштырганда биредә кыр эшләренә әзерлек җир белән күк арасы кебек. Яңа техникалар да күренә, булганнарын да тиешенчә ремонтлап, әзерлек сызыгына куйганнар. Афәрин, егетләр, тырышкач була бит! - диде ул, механизаторлар эшеннән канәгать булуын белдереп.

Мөрәледә филиалның барлык техникасы бер урынга тупланган. Җәмгыять җитәкчесе Илгиз Саттаров әйтүенчә, барлык техника да күз алдында. "Яңа юл" хуҗалыгының машина-трактор паркында безне җитәкчеләре Рамил Тимершин каршы алды. Биредә дә һәрвакыттагыча барысы да тәртиптә иде.

- Кайбыч якларында беренче генә тапкыр килүем түгел. Шуңа да чәчүгә әзерлекнең югары булуына монда килгәнче үк бер шигем дә юк иде. Сездә хезмәт сөючән халык яши, - диде холдингның механикалаштыру буенча баш белгече Рамил Шәяхмәтов.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин механизаторлар белән аралашканда болай диде:

- Сезнең алда бик җаваплы зур эш тора. Чөнки кыр эшләре вакытында кеше факторы - беренче урында. Киләсе уңышның язмышы сезнең кулда. Биш ел дәвамында районыбыз территориясендә корылык хөкем сөрде. Шуның нәтиҗәсендә без күпме көч куеп, тир түгеп үстергән икмәктән көтелгән уңышны ала алмадык. Безнең максат - 100 мең тонна ашлык җыеп алу. Яңгырлар да вакытында явып торса, без моңа ирешәчәкбез. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өч филиалына да 40ар балл куйды. Үзләрендә техник хезмәт күрсәтү пунктлары булмауны исәпкә алып, "Подберезье" хуҗалыгына - 39,5, "Яңа юл"га 39,5 балл бирелде. Район буенча гомуми балл - 39,8.

Язгы кыр эшләре башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Әлегә механизаторлар техниканы тагын бер кат күздән кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч механизаторлары чәчүгә чыгарга әзер