Кайбыч районы авылларында Май чабу бәйрәме гөрләп узды
Районыбызда православие динен тотучылар ике көн рәттән иң якты, иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсен - Май чабу бәйрәмен билгеләп үтте. Шимбә көнне ул Колаңгы, Федоровское, Кече Мәме авыл җирлекләрендә узды. Ә якшәмбедә Мәлки, Олы Тәрбит һәм Иске Тәрбит авылларында гөрләде.
Колаңгы авыл җирлегедә яшәүчеләр көннәр язга авышкач уздырылучы бу бәйрәмне билгеләп үтәргә яңа мәһабәт бина - күпфункцияле үзәк янындагы мәйданга җыелды. Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укытучылары белән берлектә күңелле программа әзерләгән. Көн җилле булуга да карамастан, беркемгә дә туңып торырга туры килмәде - җырладылар, биеделәр, төрледән-төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле музыка бөтен тирә-якка яңгырап торды. Зур самоварда чәй кайнады, шашлык белән коймак пеште. Бәйрәм ике сәгатьтән артык дәвам итте, кайтып китәргә берәү дә ашыкмады. Соңыннан, теләкләр теләп, карачкыны яндырдылар. Уеннарда актив катнашучылар призлар белән бүләкләнде.
Ә инде Май чабу бәйрәменең иң-иңе кайда уза дип сорасалар, әлбәттә инде, Иске Тәрбиттә! Эшкә булган, телгә оста тәрбитлеләр искиткеч бәйрәм оештырганнар. Монда Иске Тәрбитнең олысы һәм кечесеннән кала, күрше авыллардан килүчеләр, кунакка кайтучылар да күп иде. - Сезгә мин һәрвакытта да шатланып киләм. Биредә эшләп киткәнгә генә түгел. Чөнки - эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләсез. Менә бүген дә нинди матур бәйрәм оештыргансыз, сезнең өчен шатмын, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Иске Тәрбит халкына мөрәҗәгать итеп.
Бәйрәмгә тугыз ат бизәлгән иде. Оештыручылар, килгән кунакларны утыртып, гармуннар белән җырлап, авыл урамнарын әйләнеп узды. Бу искиткеч күренешне язып аңлатып бирәсе авыр, моны күрергә кирәк. Бәйрәм итә белә дә соң тәрбитлеләр! Җыр-бию, төрле уеннар - берсе дә калмады. Биредә берәү дә ялындырып тормады - хатын-кызлар да, ир атлар да аерым-аерым аркан да тартты, ир-егетләр гер күтәрде. Самавырда чәй кайнады, коймак пеште.
Якты матур бәйрәмгә көне дә ямьле туры килде. Таныш-белешләр бер-берсеннән гафу-кичерешләр сорады. Йоласы шундый. Кылган гөнаһларын, Аллаһ Тәгаләдән бер-берсенә карата булган үпкә-рәнҗешләрен кичерүне, иминлек, якты көннәр, сәламәтлек сорап, карачкы яндырдылар.
Мәлки, Олы Тәрбит һәм башка авылларда да Май чабу бәйрәме үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев