Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кайбыч районы өчен генә хас булган иң кызыклы ун факт

Бары Кайбычта гына аш алдыннан кунакка чәй чыгаралар. Һәм башка районнан килгән кунаклар аны "Кайбычча чәй эчү" дип атый. Бары Кайбычта гына чуаш халкы рәхәтләнеп татарча сөйләшә һәм бу безнең җирлек өчен гадәти хәл булып санала. Башкаларга үрнәк булырлык милләтләр дуслыгы белән горурланырлык гаҗәп күренеш бит бу! Бары Кайбычта гына...

Бары Кайбычта гына аш алдыннан кунакка чәй чыгаралар. Һәм башка районнан килгән кунаклар аны "Кайбычча чәй эчү" дип атый.
Бары Кайбычта гына чуаш халкы рәхәтләнеп татарча сөйләшә һәм бу безнең җирлек өчен гадәти хәл булып санала. Башкаларга үрнәк булырлык милләтләр дуслыгы белән горурланырлык гаҗәп күренеш бит бу!
Бары Кайбычта гына "кәй" сүзенең начар дигән мәгънәдә әйтелгәнен аңлыйлар һәм бу сүзне рәхәтләнеп сөйләмдә, алай гына да түгел, хәтта җитди авыл җые­лышларында да кулланалар. Җирле сөйләмне сак­лап калу бер дә "кәй" түгел, җәмәгать, киресенчә халыкның яхшы сыйфаты ул!
Бары Кайбычта гына "икенче валюта" булып, бассейнга абонемент йөри. (8 март, 23 февраль, туган көннәргә ни бүләк итәргә дип берәү дә аптырамый хәзер!) Иң мөһиме - сәламәт яшәү рәвеше!
Бары Кайбычта гына ашау (кафе, ашханәләр) бизнесы көннән-көн үсә бара. Ник дисезме?! Чөнки Кайбыч районының туган көне - Үгезбозау йолдызлыгына туры килә. Ә бу йолдызлыкның төп билгесе - тәмле ашау һәм ризыкка мөкиббән китү. Юкка гына түгел бит, ә!
Бары Кайбычка гына дүрт елга биш тапкыр Республика Президенты килә. Бездәге басу-кырларның, мөһим эшләрнең тарту көче бик көчле дими ни диярсең, тагын...
Бары Кайбычта гына сыйфатны - исем итеп куллану гадәте бар. Сыйфат кына түгел, тәмле ризык та әле ул - мичтә пешкән ЮКАны бииик яратып ашыйбыз!
Бары Кайбычта гына сазлык булган урында ял паркы ясап куя алалар. Могҗизамы?!
Бары Кайбычның Борындык авылында гына Зөя суы ташыган урамнан көймәгә утырып гармун уйнап бер әйләнгәч кенә, яз җиткән дип санала. Табигать бәла-казаларын да яшәү рәвеше итеп кабул итә белә безнең халык!
Бары Кайбычта гына районның 25 еллык туган көненә 100 еллык юбилейга әзерләнгәндәй бар көчкә тырышалар. Чөнки бездә һәр эшне 100 процентка үтәргә, дигән язылмаган закон яши. Бәйрәмең белән, эшчән халык яшәгән, үзенчәлекле гадәтләргә ия булган, Кайбычым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев