Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы терлекчеләре елны уңышлы тәмамлый

Яңа елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Бик күпләр Яңа ел каникулларын көтеп алса да, терлекчеләр бәйрәм көннәрендә дә хезмәт вахтасында булачак. Елның 365 көнендә дә ару-талуны белмәгән авыл хезмәтчәннәре алдында баш иярлек.

Багай авылындагы фермада эшләүчеләр дә бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршылый. Биредә барлыгы 697 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 415е савым сыерлары. Багай уңганнары быелның унбер аенда 1341 тонна сөт җитештергән.
- Безнең ферма коллективында егермедән артык кеше исәпләнә. Яшел Үзән районының Мамадыш, Танай авылларыннан да алты кеше килеп эшли. Үзара тату яшибез, барлык эшләрне дә бергәләп башкарабыз, һәркем үзенә билгеләнгән эшне намус белән үти. Максатыбыз - маллардан мөмкин кадәр күбрәк продукция алу, - диде ферма мөдире вазифасын вакытлыча башкаручы Тамара Шулаева.
Тамара үзе биредә алты елдан артык савымчы булып эшли, җәйге чорда биш ел инде үлчәүче эшен дә башкара.
Коллективның гомуми күрсәткечләрендә савымчылар Татьяна Портнова, Татьяна Бухтулова, Мөршидә Гадиева һәм Светлана Левиналарның өлеше зур. Светлана элеккеге "Колос" колхозы вакытында ул бухгалтер булган. Аннан товарлыклы-сөтчелек фермасына эшкә килгән.
- Савымчы булып эшли башлавыма да 14 ел вакыт үткән. Мин эшли башлаган елларда күпкә авыррак иде. Сыерларга азыкны үзебез тараттык, сөтне дә бидоннар белән сөт цехына күтәреп ташыдык. Хәзер хезмәт шартлары яхшырды. Фермаларга сөтүткәргечләр куелганга да тугыз ел инде. Азыкны да трактор тарата. Группамдагы 46 баш сыерның күбесе әле беренче тапкыр гына бозаулаган. Сөтне чагыштырмача мул бирүче ун сыер раздойга куелды. Араларында тәүлегенә 26 килограммга кадәр сөт бирүчеләре дә бар. Малларны ашату яхшы оештырылган, азык җитәрлек, - диде ул. - Минем фермага килүем очраклы гына түгел, әнием Мария Погодина озак еллар ферма мөдире дә, савымчы булып та эшләде. Мәктәп елларында ук, әниемә булышырга фермага йөри идем.
Светлана быелның 11 аенда үз группасындагы сыерлардан 140 тонна сөт сауган. Тырыш савымчы гына түгел, тормыш иптәше Александрның яраткан хатыны, кызлары Дашаның, уллары Денисның кайгыртучан әниләре дә әле ул.
Бу елның 11 аенда 222 тонна сөт җитештергән Татьяна Портнова да 12 яшеннән әнисе Александра Куприяновага ярдәм итәргә дип ферма юлын таптый башлаган.
- 2005 елда мәктәпне тәмамлауга Колабирде фермасында савымчы булып эшли башладым. Тормыш иптәшем Юрий Портнов белән гаилә корганнан соң, Багай фермасында алты ел эшлим инде. Кызыбыз Анастасия Багай башлангыч мәктәбендә 2 класста укый, улыбыз Степан киләсе елда укырга керәчәк, - дип эшчәнлеге белән таныштырды Татьяна.
Татьяна Бухтулова шәһәр кызы, тумышы белән Волжсктан. Унбер айда 221 тонна сөт сауган.
- Яңа һөнәр үзләштерүемә 17 ел вакыт узып киткән икән инде, - ди ул шат елмаеп. - Багайга Андрей Бухтуловка тормышка чыктым. Савымчы булу белән беррәттән, хисапчы да, ферма мөдире дә булырга туры килде. Улыбыз Сергей Чечня Республикасында контракт буенча хезмәт итә. Икенче улыбыз Артемга өч яшь, - дип гаиләсе белән дә таныштырды ул.
Алдынгы савымчыларның дүртенчесе -Танай авылыннан килеп эшләүче Мөршидә Гадиева. Ул берничә ел инде савымчылар арасында үткәрелгән район бәйгесендә катнашып килә. Ике тапкыр икенче урынны яулады.
- Терлекчелек тармагында барлыгы 20 ел эшлим. Авылыбызда ферманы бетерделәр. Эшсез калуы бик кыен, әле ярый Багай фермасында урын булды. Биредә алты ел эшлим инде,- ди ул.
Бар халык ял иткәндә фермага эшкә килү алар өчен гадәти хәл. Үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкара савымчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев