Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

Рус Тат
Көн темасы

Кайбыч районы укучылары ришвәтчелеккә каршы торырга мәктәптә үк өйрәнә

Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Валерий Капралов дәресләрдә бу темага зур урын бирелүен билгеләп узды.

- Педагогларның максаты - укучыларда ришвәтчелеккә каршы тору культурасын булдыру, аның кешелек дөньясына, икътисадка зур зыян китерүен аңлату. Хәзер бу турыда мәктәп укучылары өчен төрле китаплар да нәшер ителә, методик кулланмалар да бар. Алар безнең мәктәптә дә җитәрлек. Ул китаплар кабинеттагы шкафларга тезеп куелган, укучылар күз алдында тора, кайчан телиләр, шунда укый алалар. Менә бу "Формирование антикоррупционной культуры у учащихся" дигән китапта да коррупция күренешләренең нәтиҗәләре, аңа ничек каршы торырга кирәклеге яхшы аңлатылган, - диде ул.

Әлеге мәктәптә белем алучы унынчы класс укучысы Юлия Петухова да әңгәмәбезгә кушылды:

- Дәрес вакытларында да, класстан тыш чараларда да бу темага класс сәгатьләре, диспутлар, бәйгеләр үткәрелә. Һәрхәлдә без үзебезне һәм җәмгыятьнең әлеге күренештән азат булырга тиешлеген белеп үсәбез.

Әле шушы көннәрдә генә җирле хакимият һәм җәмәгатьчелекнең ришвәтчелеккә каршы көрәштә үзара хезмәттәшлеге буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Анда мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров мәктәпләрдә китаплар, уку-язу әсбаплары, башка максатлар өчен укучылардан бер тиен дә акча җыелырга тиеш түгеллегенә басым ясады. Балалар бакчасына сабыйны йөрткән өчен айлык взносны да тәрбиячегә бирергә кирәкми. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, хәзер электрон юл белән түләүләр гамәлдә, шуңа да алардан файдаланырга кирәк.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә ришвәтчелек буенча видеоролик та күрсәтелде. Соңыннан экранда түбәндәге сүзләр пәйда булды:

- Без һәр кешене ришвәтчелеккә каршы торырга чакырабыз. Әгәр дә син укытучы икән - үсеп килүче яшь буында моңа түзеп тора алмаслык хисләр тәрбиялә. Журналист икәнсең - матбугат, сүз көчен шуңа юнәлт. Эшмәкәр булсаң - табышны законлы төстә ал һәм социаль яктан җаваплы бул. Дәүләт яки муниципаль хезмәткәр икәнсең - сиңа ышаныч күрсәткән халык һәм дәүләт мәнфәгатьләрен якла. Шуны истән чыгармаска кирәк: җәмгыять тә, хакимият тә аерым-аерым гына ришвәтчелеккә каршы көрәшә алмый. Бу бурычны без бергәләп хәл итәргә тиешбез". Хак сүзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы укучылары ришвәтчелеккә каршы торырга мәктәптә үк өйрәнә