Якты дөньяга аваз салуга ук, кеше иң беренче табиблар, шәфкать туташлары белән очраша. Шуннан бирле әлеге һөнәр ияләре аны гомере буе озатып бара. Бер тапкыр да табибка барып карамаган кеше юктыр ул. Авырып китсәк тә, киңәш-табыш кирәк булса да, сырхауханәгә юл алабыз, өметле карашыбыз медицина хезмәткәрләренә төбәлә, чиребезне дәвалап, хәлебезне...
- Гөлнара Илдусовна, район сырхауханәсе, аның эшчәнлеге турында сөйләп үтсәгез иде.
- Безнең районда медицина хезмәтен үзәк сырхауханә, Олы Подберезье табиблык амбулаториясе, 30 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) күрсәтә. Дәвалау учреждениесендә 54 урынлык тәүлек әйләнәсе эшләүче стационар бар, көндезгесе 51 койкага исәпләнгән. Амбулаториядә көндез тугыз кеше дәвалана ала. Стационар составына хирургия, терапия, гинекология, балаларны, йогышлы авыруларны дәвалау бүлекләре, бер реанимация койкасы керә. Моннан тыш, үзәк сырхауханәдә поликлиника белән лабораториядә дә медицина ярдәме күрсәтелә. Поликлинкада стоматология, хатын-кызлар консультациясе дә эшли.
- Үзәк сырхауханәнең матди-техник базасын яхшырту һәм персоналга уңайлы эш шартлары булдыру буенча соңгы арада нинди эшләр башкарылды?
- Йогышлы авыруларны дәвалау корпусында, кер юу һәм азык-төлек склады блокларында ремонт барганлыгын хәбәр иткән идек инде. Халыкка югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм аерым бүлекләрне санитар таләпләргә туры китерү максатында башкарылучы әлеге эшләр тәмамлану алдында тора. Төзекләндерелгән биналар танымаслык булып үзгәрде хәзер. Аларда бөтен уңайлы шартлар да тудырылган, җиһазлар да өр-яңа булачак. Бу медицина хезмәткәрләре өчен дә яхшы булыр дип уйлыйм. Районга теш дәвалау җиһазларының да кайтуы көтелә. Аларның берсен сырхауханәгә, икенчесен амбулаториягә урнаштыру планлаштырыла. Бу дәвалау сыйфатын тагын да яхшыртырга мөмкинлек бирер дип ышанабыз. Модульле ФАПлар төзү программасы да фельдшерларыбызның эш шартларын уңайлы итте. Әлеге республика программасы буенча безнең районда җиде ФАП төзелде, сигезенчесе тиздән Иске Чәчкабта ачыла.
- Сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүдә дәвалау учреждениесен кадрлар белән тулыландыру мәсьәләсе дә мөһим роль уйный бит. Бүгенге көндә аларга кытлык бармы?
- Бездә 30 табиб, 122 урта медицина персоналы хезмәт куя. Кадрларга кытлык юк дип әйтергә була, психиатр-нарколог кына кирәк. Сырхауханәне югары һөнәри белемле белгечләр белән тәэмин итүдә "Авыл табибы" программасының әһәмияте зур. Күптән түгел, әлеге программа ярдәмендә, сафларыбыз тагын да тулыланды - районга ике теш табибы кайтты. Әлеге белгечләр бик кирәк иде. Аларның берсе үзәк сырхауханәдә, икенчесе Олы Подберезьедагы амбулаториядә эшли. Теш табибына балалар күп йөри, мәктәпләргә барып, профилактика максатындагы тикшерүләр дә үткәрәләр.
- Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү турында да әйтеп үтсәгез иде.
- Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе халык сәламәтлеге сагында тора. Фельдшер һәм машина йөртүчедән торган бригада чакыру буенча чыгып киткәндә, Казанга яисә Буага авыру илткән очракта, аларны икенче бригада алыштыра. Шул рәвешле, без хезмәтебезне оператив рәвештә оештырабыз. Авырулар янына барганда һәр минут кадерле безгә. Машина паркыбыз яңа. Чит илдә җитештерелгән ике реанимобиль машинасы бар. Узган ел заманча таләпләргә туры килгән УАЗ автомобиле кайтты. Ул юл начар булган урыннарга да бара ала.
- Сәламәтлеккә туклану да йогынты ясый бит. Сездә ул ничек оештырылган?
- Дәваланучылар көненә дүрт тапкыр ашханәдә туклана. Иртәнге һәм кичке ашка ботка кертелгән. Көндезгегә беренче, икенче ашлар һәм салат әзерләнә. Рационнан ит, балык, тавык өзелми. Икенче төшке ашка компот белән эремчек яки камыр ризыгы белән чәй бирелә. Шикәр авырулы кешеләр һәм йөкле хатын-кызлар аерым меню буенча туклана. Ашату яхшы оештырылган, авырулар канәгать.
- Гөлнара Илдусовна, безнең районда нинди авырулар аеруча киң таралган?
- Беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары тора. Кан басымы, йөрәкнең ишемик авыруы, инсульт белән чирләүчеләр күбәйде. Шикәр диабеты, онкология авырулары да күп ачыклана. Яман шештән вафат булучылар саны артты. Шунысы куандыра, хезмәткә яраклы халык арасында әлеге чирдән үлү очраклары кимеде. Хәзер диабет та дәвалап була торган чирләр рәтенә кертелә. Аны вакытында ачыклап, махсус диета саклап һәм дарулар эчеп яшәгәндә, 80-90 яшькә кадәр яшәүчеләр дә бар.
- Әлеге чирләрне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау өчен нинди чаралар күрелә?
- Сәламәт булуның сиксән проценты кешенең үзенә бәйле, 15 процент кына табиблардан тора. Соңгы арада кайбычлыларның сәламәтлекләренә карата карашлары уңай якка үзгәрде. Төрле тикшеренүләр, диспансеризация вакытында активлык күрсәтәләр. Маммографияне быел, башка еллардан аермалы буларак, хатын-кызларның 98 проценты үтте, бу - бик яхшы күрсәткеч. Атнага ике тапкыр, алдан төзелгән график нигезендә, участок табибы һәм шәфкать туташы, үзләре белән ЭКГ аппаратын алып, авылларга бара. Анда онкологны да җибәрергә тырышабыз. Бу яман шеш авыруларын беренче-икенче стадияләрдә ачыклау мөмкинлеген арттыра. Авырлык белән генә хәрәкәтләнүче яки бөтенләй йөри алмаучылар да бар бит. Аларның барысы да район үзәгенә килә алмаска мөмкин. Шуңа күрә табибларның авылдагы ФАПка яисә өйләренә килүе алар өчен бик мөһим.
- Узган ел безнең районда бала тудыру бүлеге ябылды. Хәзер хатын-кызларга сабыйларын якты дөньяга китерергә ярдәм итү эше ничек оештырылган?
- Без йөкле хатыннарны, аның сәламәтлеге ничек булуга карап, акушерка белән берлектә, Казан яисә Яшел Үзән шәһәрләренә озатабыз. Бала тудыру йортлары белән килешү төзелгән, анда бернинди проблемасыз кабул итәләр. Транспорт белән дә үзебез тәэмин итәбез, ашыгыч ярдәм машинасы юлга чыгарга әзер. Әгәр дә йөкле хатын шәһәргә барып җитәргә өлгермәслек булса, баласын үзебездә таптырабыз. Моның өчен бөтен шартлар да, табиблар да бар. Бәби туып ике сәгать узгач, аны да, әнисен дә шәһәрдәге бала тудыру йортына җибәрәбез. Аларны акушерка озата бара. Хатын-кызларыбыз канәгать, шуңа күрә әни булырга теләүчеләр бала табудан курыкмасын иде.
- Мониторингка да тукталсак иде, ул нинди критерийлардан чыгып билгеләнә?
- Безнең эшебезне 19 индикатив күрсәткеч буенча бәялиләр. Моның өчен инфаркт белән авыручы ничә кешегә вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтелеп, Казанга озатылуны исәпкә алалар. Мониторингка диспансер учетта торучылар саны да йогынты ясый. Юл һәлакәте булган урынга вакытында барып җитеп, ярдәм күрсәтү дә мөһим. Грипп буенча вакцинация ясатучылар, чирләре 1-2 стадияләрдә булганда учетка куелучылар саны да исәпкә алына. Әлеге күрсәткечләребез безне куандыра. Былтыр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безнең республикада халык медицина ярдәме күрсәтүдән йөз процент канәгать булырга тиеш дип белдергән иде. Бу өлкәдә, узган елгы нәтиҗәләр буенча, безнең сырхауханә Татарстанда беренче урында. Бу - безнең эшкә куелган зур бәя!
-һөнәри бәйрәмегезне ничек каршыларга җыенасыз?
- Әлеге дата уңаеннан бүген бездә бәйрәм чарасы үтәчәк. Анда ветераннарыбызны, хезмәткәрләребезне котлаячакбыз, алдынгыларны бүләкләү дә булачак. Район Советы, башкарма комитет, «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе, Пенсия фонды һәм социаль яклау бүлекләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торабыз, кулга-кул тотынып эшлибез. Тантанада аларга да рәхмәт әйтәчәкбез. Кеше исәнлеге һәм сәламәтлегеннән дә кадерлесе юк. Медицина хезмәткәрләренә зур җаваплылык - әнә шул байлыкны саклау йөкләнгән. Максатыбыз- ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмаска!
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Гөлнара Илдусовна!
Нет комментариев