Эшкә китәр алдыннан иртәнге аш вакытында "Татарстан" радиосын тыңларга яратабыз. Бу юлы Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин белән урманнар, табигатьне саклау буенча гамьле әңгәмә оештырганнар иде. Кайбыч урманнары турында сүз чыккач, тапшыруны игътибар белән тыңлый башладым. Нәкъ менә шул әңгәмәдә иртәдән үк Кайбычка чит ил галимнәре килүе һәм...
Әйе, бу көнне Кайбыч урман хуҗалыгына чыннан да Германиянең Тарандт шәһәрендәге Дрезден техник университетының урманчылык кафедрасы җитәкчесе профессор Свен Вагнер, кафедраның фәнни хезмәткәре Анастасия Валльраф килде. Кайбыч урман хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хаффазов белән берлектә алар безнең урманчылыкка караган Биябаш авылы янындагы урманга бардылар.Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнар утырту, үрчетү бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Эльмира Наумова, Балтай урманчылыгы урманчысы Фиргать Каюмов та алар арасында.
-Бу елның язында биредә бер гектар мәйданда Нельдер әйләнәсе буенча юкә һәм имән үсентеләре утырткан идек, -диде Фиргать Каюмов. - Әлеге эксперименталь әйләнәгә ТР Урман хуҗалыгы, Кайбыч урманчылыгы, Көнчыгыш-Европа Урман тәҗрибә станциясе һәм Дрезден университеты белгечләре "Татарстан Республикасында сабаклы имән һәм вак яфраклы юкәләрнең катнаш үсентеләрен оптимальләштерү" дигән Россия -Германия проекты кысаларында нигез салынды. Үсентеләр Балтай урманчылыгы питомнигыннан алынды. Агачларны утыртканда немец галимнәре үзләре дә безгә килде. Октябрь башларында шул ук ысул белән тагын ике гектар мәйданда ике әйләнәдә имән, юкә агачларын аралаштырып утырттык. Имән юкә янәшәсендә яхшы үсә. Урман җәнлекләре зыян салмасын өчен, әлеге мәйданнарны койма белән әйләндереп алдык.
Дрезден галимнәре үсентеләрнең ничек үсеп китүе белән танышты. Бүгенге көндә республикада «Татарстанда урман плантацияләрен барлыкка китерү һәм алардан файдалану", сабаклы имән һәм вак яфраклы юкәләрнең катнаш үсентеләрен оптимальләштерү буенча фәнни-тикшеренү проектлары тормышка ашырыла. Проектта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Саба һәм Кайбыч урман хуҗалыклары катнаша.
- Татарстанда имәнлекләргә игътибар зур булуы, аларны саклау буенча максатчан эш алып барылуы мактауга лаек күренеш. Безнең проектның инициаторы да Татарстан. Урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин Германиягә килгәч, безнең университетта узган очрашуда Россиядә имәнлекләрнең хәле мактанырлык түгеллеге турында сөйләде һәм бездән ярдәм сорады. Биредә утыртылган имән һәм юкәләр эксперимент булып тора. Алар үсешенә карап, күпме имән һәм юкә утыртырга кирәклеге хәл ителәчәк. Үсентеләр яхшы үсеп киткән. Тирә-юне дә әйләндереп алынган, чистартылган. Урманчылар зур эш башкарган, - диде Свен Вагнер.
Урман белгечләре әйтүенчә, илебездә ныклы төзелеш материалы булып саналган имән агачы күләме елдан-ел кими. Көч, куәт, матурлык символы булган имәннәрне саклап калу максатында Кайбыч урман хуҗалыгында, тәҗрибә буларак, имән һәм юкә агачларын аралаштырып үстерү алымын кулланалар да инде. Имәннәрнең кими баруына корылык, көчле салкыннар, төрле бөҗәкләрнең тәэсире зур икән. «Россия имәнлекләре» проекты да Кайбычта тормышка ашырылырга тиеш. Илгиз Хаффазов белдергәнчә, бу проект Россияне имән үсентеләре белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Баһадир имәннәребез Кайбычны чит илдә дә танытты. Имән -безнең бренд ул.
Нет комментариев