Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кайбыч районына Төркиядән килгән Али хәзрәт Урэздем белән әңгәмә

Рамазан ае да ахырына якынлашты. Бу изге ай дәвамында бездә Төркиянең Әнкара шәһәре мөселманнары Диния нәзарәтеннән Али хәзрәт Урэздем булды. Ураза вакытында ел саен Татарстанга, тәравих намазларын укыту, халыкка дин сабаклары бирү өчен, Төркиядән Коръән-хафизлар килә. Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган бу гамәл инде күркәм бер гадәткә әйләнде. Төркия кунагы Олы...

- Али хәзрәт, газета укучыларыбызны иң элек үзегез белән таныштырып узсагыз иде.
- Мин Төркиянең Куния шәһәрендә туып-үстем. Хәзерге вакытта гаиләм белән Әнкара шәһәрендә яшим, Диния нәзарәтендә эшлим. Тормыш иптәшем белән өч бала үстерәбез. Бала чагымнан ук дини белем алдым. 12-14 яшьләремдә Коръән- хафиз курсларын үттем, гомумән, дини белемне ун ел дәвамында үзләштердем.
- Әлегә кадәр Россиягә килгәнегез бар идеме? Безнең ил сездә нинди тәэсирләр калдырды?
- Безгә Россиядән турист­лар күп килә, ә үземнең монда беренче генә тапкыр аяк басуым әле. Дөресен генә әйткәндә, мин монда тормыш шул дәрәҗәдә яхшыдыр дип уйламаган идем. Россия алга киткән ил, мин бу хакта күп укыдым. Бу сез яшәгән Кайбыч районы мисалында да ачык күренә. Мин монда гади халык белән аралаштым, күп гаиләләрдә авыз ачтыру ашларында булдым. Тормыш шартлары яхшы аларның, өстәлләре тулы сый-нигъмәт. Монда хатын-кызлар ирләр белән тигез, алар - төрле һөнәр ияләре. Казан шәһәрендә трамвай, троллейбус йөртүче, төзелештә эшләүче хатын-кызларны да күрдем. Ә бездә алар нигездә өйдә балалар үстерә, офисларда язу-сызу эшләре белән шөгыльләнә, авыр эшләргә җәлеп итмиләр. Мәчеткә йөрүчеләр арасындә төрле һөнәр ияләре бар, шулай да укытучылар күбрәк.
- Татарстанга килүегезнең максаты нидә?
- Безнең Төркиядә Ислам дине мәсьәләләрен хәл итүче министрлык эшли. Рамазан аенда мөселманнар яшәгән күп илләргә безнең дин белгечләрен ел саен җибәрәләр, 250 кеше төрле илләргә тарала. Кайбер илләргә бишәр елга да җибәрәләр. Максатыбыз - халыкка Коръән укуның бөтен нечкәлекләрен, Ислам дине кагыйдәләрен, намаз уку тәртибен өйрәтү, динебезең асылын халыкка җиткерү.
- Татарстанга да беренче генә килүегез булгач, сездә безнең республика турында нинди тәэсирләр туды?
- Татарстаны дөньяда таныйлар, беләләр. Сез гүзәл җирдә яшисез. Татарстан белән Төркия арасындагы дуслык еүкүпере ныклы булсын. СҖитәкчелек тарафыннан да дингә зур игътибар бирелә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин миндә җылы тәэсирләр калдырды, ул үз халкын ярата, ифтар ашларында да бергә булдык. Ифтарга сезнең районның күпчелек авылларына барырга туры килде. Мәчетләрнең төзек, чиста булуы күзгә ташлана. Сездә халык ярдәмчел. Эшмәкәрләр, җитәкчеләр, бергәләшеп акча җыеп, тиз арада мәчеттәге келәмнәрне яңартты. Дингә караш бездәге белән бер дәрәҗәдә. Төркиядә дә, Татарстанда да яшьләр күбесенчә шәһәргә тартыла. Мәчетләргә нигездә өлкән кешеләр йөри. Шуңа күрә безгә дә, сезгә дә яшьләрне мәчетләргә тарту юнәлешендә эш алып барырга кирәк. Биредә хатын-кызларның дингә күбрәк тартылуына игътибар иттем.
- Гаиләгезне калдырып, мондый ерак сәфәргә чыгып киткәнегез бар идеме?
- Юк шул. Гаиләм белән интернет аша аралашып торабыз. Хаҗ кылырга хатыным белән бергә барган идек.
-Али хәзрәт, ифтар ашларында һәр көнне катнаштым дидегез. Татар халкының милли ризыкларын ничек кабул иттегез?
- Бик яратып. Беренче көннәрдә ризыкларны өйрәнү булды анысы. Күбесенең исемнәре дә, тәме дә безнекенә охшаш. Өстәлләрдәге нигъмәтләрнең мул әзерләнүенә игътибар иттем.Татар телен белмәвем генә уңайсыз хәлгә калдырды. Мәчетләргә баргач, кешеләр минем белән аралашырга тели. Ләкин мин аларга фикерләремне иркенләп җиткерә алмыйм. Шуңа күрә, үз илемә кайткач, рус, татар телләре буенча курсларга йөрия­чәкмен.
- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә туган илегезгә исән-имин кайтып җитәргә язсын!
Әңгәмәбезгә кабат Дамир Гыйниятуллин кушылды:
-Али хәзрәт монда килүгә үк мәчет тормышына кереп китте. Мәчеткә килүчеләр белән бергә намазлар укыды, көндезләрен Коръән укыды, балаларга, теләге булган өлкәннәргә дин сабак­лары бирде, рәхмәт аңа. Аның бездән китү вакыты да якынлаша инде, ул 25 июньдә Казанда булырга тиеш, Ураза бәйрәмен алар үз илләрендә каршы алачак­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районына Төркиядән килгән Али хәзрәт Урэздем белән әңгәмә