Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбыч районында “Бизнес-десант” киңәшмәсе үтте

Үз бизнесын башлап җибәрергә теләүчеләр нинди юнәлештә эшли башларга икән, дип югалып та калырга мөмкин. Ул яшәгән җирлектә аның хезмәтенә ихтыяҗ булыр­мы? Үз эшен ачырга акчасы җитмәсә нишләргә? Республикадагы Икътисад министрлыгы республикабыз районнарында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча "Бизнес-десант" киңәшмәсен әнә шундыйларга ярдәм итү максатында оештыра да инде.

Казаннан Кайбычка килгән бизнес-тренерлар безнең районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, авыл җирлекләре башлык­ларына бай мәгълүмат биреп китте. Очрашуда катнашучылар арасында бизнес белән ике-өч ел гына шөгыльләнүчеләре дә, тәҗрибәлеләре дә, яңа гына эш башлаучылары да бар иде. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм аның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашында узган бу очрашуда бизнесны уңышлы алып бару серләре күп яңгырады.
- "Бизнес-десант" проекты эшмәкәрләргә белем бирү буенча берничә семинарны үз эченә ала. Татарстанның Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге башлангычтан республиканың бер генә районы да читтә калмаячак. Семинарда катнашучыларга салымнар, бизнес алып бару, юриспруденция, дәүләт сатып-алулары, шулай ук эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча республикада тормышка ашырылучы программалар турында сөйлибез. Бушлай үткәрелүче мондый укулар 17 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр уза, - диде "Бизнес-десант" проектының әйдәүче спикеры, бизнес-тренер Артем Рафиков.
Киңәшмә барышында эшмәкәрләргә видеороликлар да күрсәтелде. Аларның геройлары Татарстанда төрле өлкәдә үз эшләрен ачып, уңышлы эшләүче эшмәкәрләр иде.
- Мин үзем Буа шәһәрендә яшим. Үз бизнесым бар. Иделаръягы зонасындагы алты районга курьерлык итәм. Эшләрен яңа башлау­чыларга да, башкаларга да лизинг-грант, микро-займ­нар алуда, эшмәкәрләр җитештергән продукцияне сатуда ярдәм итә алам, - диде эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле Азат Исмәгыйлев.
«Бизнес-десант" составында килгән юридик компания директоры Максим Сафандеев эшмәкәрләргә төрле катлаулы очракларда юридик ярдәм күрсәтергә әзер. Банк мәсьәләләре буенча эксперт Лилия Гаджие­ва кредитлар алу, моның өчен документлар туплау тәртибе белән таныштырды. Кайбыч эшмәкәрләре аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны да юллады.
- Мондый киңәшмәләрдә даими катнашам. Былтыр да шундый семинар оештырылган иде. Үз эшеңне уңышлы алып бару өчен алардан шактый тәҗрибә тупларга була. Бүген дә үземне кызыксындырган сорауларга җавап таптым, - диде шәхси эшмәкәр Владислав Гурнович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында “Бизнесдесант” киңәшмәсе үтте