Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбыч районында Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан ункөнлек старт ала

Иртәме, соңмы, безнең барыбызга да картлык барыбер килә. Дөрес, яшь чакта бу турыда уйламыйбыз, инде олыгая төшсәк тә, күңел әле унсигездә генә дияргә яратабыз. Картлыгың лаеклы булсын өчен аны яшьтән үк кайгыртырга кирәклеген дә беләбез. Син тәрбияләп үстергән балалар, үзләре әти-әниләр булгач та, синең өчен өзгәләнеп тора, картлыгыңда өрмәгән җиргә...

Әмма картлык бөтен кешегә дә бер төрле килми шул ул. Журналист сукмагы безне районыбыз авылларына барган саен төрле язмышлы кешеләр белән очраштыра. Уллары -киленнәре, оныклары белән матур яшәүче әби-бабайларны күреп сокланабыз, олыгайгач та яшьлектәге мәхәббәт хисләрен кадерләп саклаучы парлар турында газетабызга язабыз, ялгызы гына да уфтанмыйча яшәүчеләр дә күп. Шул ук вакытта авырып, тора да алмыйча кеше күзенә генә карап ятучылар да, чит кеше ярдәменә мохтаҗлар да юк түгел. Халыкара Өлкәннәр көне картларга тыныч һәм лаеклы тормыш булдыруга юнәлтелгән. Бу аларга медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту, социаль ярдәм күрсәтү, кешеләрнең игътибарын җәлеп итүне үз эченә ала. 1 октябрьдә генә түгел, ә ел әйләнәсендә. Бу көнне мин ел буена өлкәннәргә күрсәтелгән чараларга ниндидер йомгак ясау дип тә атар идем. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өлкәннәр турында кайгыр­туны үзенең ныклы контролендә тота. Мохтаҗларның барысына да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар, җылы сүзләре белән юаталар. Социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 16 пенсионер Татарстандагы төрле шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыткан, инвалидлык алган пенсионерлар да барган анда, аларның саны күбрәк. «Өмет» социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша 38 социаль хезмәткәр 58 әби-бабайга тормыш алып барырга ярдәм итә. Район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова да очрашкан саен эшчәнлекләре турында сөйләмичә калмый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында сугыш ветераннары, сугыш чоры балаларына игътибар аеруча зур булды. «Салават күпере» спорт комплексында әби-бабайлар да бассейн­да су коена, тренажер залына йөри, ди ул. «Балкыш» республика фестивалендә дә Кайбыч ветераннары ел саен катнаша. Олы Кайбычтан Флера Фатыйхова бу бәйгенең җиңүчесе булды, җырлавын «Татарстан - Яңа гасыр» аша барыбыз да яратып тыңладык. Спорт ярышларында да пенсионерлар читтә калмый, компьютерга да өйрәнәләр.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова әйтеп узганча, Өлкәннәр көне уңаеннан районда ункөнлек игълан ителгән.

- Без быел да ункөнлекне тиешле югарылыкта үткәрер­гә җыенабыз, - диде ул. - Төп чаралар планы буенча ветераннар белән очрашулар, бушлай хокукый ярдәм күрсәтү, өченче буын университеты программасы нигезендә компьютерда эшләргә өйрәтү, өлкәннәрнең кул эшләреннән күргәзмәләр, Картлар һәм инвалидлар йортында концерт, авыл клубларында бәйрәм чаралары, сугыш ветераннары, авыру картларның өйләренә бару һәм башкалар карала. Чәй эчүләр оештырыла, 1 октябрьдә ул Олы Кайбычта уза. Ялгыз яшәүчеләрнең кышка - ягулык сезонына әзерлеген дә карыйбыз.

Ункөнлек тиз узып китәр, без үз авылыбыздагы, күршебездәге өлкәннәргә игътибарлырак булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан ункөнлек старт ала