Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында Михаил Архангел хөрмәтенә часовня ачылды

Җәйнең беренче көнендә Бушанча авылында изге Михаил Архангел хөрмәтенә часовня ачылды.

Авыл халкы соравы буенча төзелгән әлеге часовняны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илшат Гафуров, Рауил Рәхмәтуллин, җитәкчеләр, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә катнашты. Район благочинные, протоиерей Николай Ермолаев, Кече Подберезьедан Алексей атакай Колесников, гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева часовня ачылуга бәйле йолаларны үтәде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу часовнядан халык өзелеп тормасын иде, дигән теләген белдерде һәм аны ачуда башлап йөргән Геннадий Калдинга Рәхмәт хатын тапшырды. Депутат, парламентта милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәни һәм дини ихтыяҗларын тормышка ашыру буенча мөмкинлекләр тудырылуы, аларның дус-тату яшәвен белдерде һәм моны иң зур байлык дип атады.
Бушанча авылында яшәүче Геннадий Калдиннан часовня төзелеше идеясенең ничек барлыкка килүе турында сорадым.
- Безнең авылда кайчандыр зур чиркәү булган. Әмма аны юкка чыгарганнар. Үзем, Чувашия якларына барган саен, анда һәр авылда диярлек часовня, чиркәү булуына игътибар итә идем. Аны үзебездә булдыру теләге әнә шул чакта ныклап бөреләнде. Туганнан-туган абыем Илья Калдин, озак еллар чит җирләрдә яшәп, 20 еллап элек авылыбызга кайтып урнашты. Ул да фикеремне хуплады һәм спонсорлык ярдәме итеп 50 мең сум акча бирде. Часовня авылдашлар, якташларның матди ярдәме белән төзелде. Аны төзүгә Казандагы таныш төзүчеләрем алынды, мин һәм авылдашым Владимир Хохорин аларга гел ярдәм итеп тордык. Часовняга узган ел Троица алдыннан нигез салган идек, быелгы бәйрәмгә өлгерттек тә.
Часовня ачылуга авыл халкы аеруча шат. Өлкән яшьтәге Нина Потапова Аллаһ йортына даими йөриячәкләрен әйтте.
- Безнең авыл кайчандыр зур булган, 1899 елда чиркәү дә төзелгән, мин аны хәтерләмим инде, соңыннан аны мәктәпкә әйләндергәннәр. Авылда утыздан артык кеше яши, балалар аз, аларны Олы Урсактан мәктәп автобусы килеп ала, - диде ул. -Часовня өчен иң беренче чиратта Геннадий Калдинга рәхмәтлебез. Район башлыгы да, депутатлар да, көн салкын дип тормады, безне котлап китте. Моңа кадәр мин үзем Яшел Үзәндәге чиркәүгә йөрдем, балаларым алып китә иде, Казандагы, Турминскийдагы чиркәүгә дә бардылар. Хәзер үзебезнең авылда часовня бар. Николай атакай да, чакырыгыз гына, киләм, дип тора, телефон номерын да калдырды. Авылга автолавка да гел килә, кыскасы, үз җиребездә тыныч кына яшәп ятабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында Михаил Архангел хөрмәтенә часовня ачылды