Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кайбыч районында мәктәпләрнең инглиз телендә чыгыш ясаучы театр коллективлары арасында бәйге үтте

Мәктәп укучылары арасында нинди генә бәйгеләр үткәрелми хәзер! Җаның теләгәнендә катнашып, белемнәреңне сынарга һәм нәрсәгә сәләтле икәнлегеңне күрсәтергә мөмкин. Мәктәпләрнең инглиз телендә чыгыш ясаучы театр коллективлары арасында игълан ителгән республика фестиваль-бәйгесенең мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылган муниципаль турында укучылар чит телдә сөйләп шаккаттырды.

"Чит телләр белү - дөньяның танып-белү ачкычы", "Тел белгән ил ача", "Телләр белгән - илләр гизгән"... Ана теленнән тыш, башка илләр телен дә өйрәнүнең әһәмияте турындагы әйтемнәрне күп итеп дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Чит телләр өйрәтүнең сыйфатын яхшырту максатын күз уңында тотып үткәрелгән бәйгедә катнашучы театр коллективларында шөгыльләнүчеләр дә моны яхшы аңлый. Югыйсә, тырышып-тырмашып инглиз телен өйрәнмәсләр һәм зур әзерлек белән килмәсләр иде. Мәгариф бүлеге методистлары Мария Мөхетдинова белән Нина Долматова һәм инглиз теле укытучылары составындагы жюри чыгышларны авазларның дөрес әйтелеше, башкару осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, оригинальлек, декорация һәм костюмнардан чыгып бәя бирде. Борындык һәм Ульянково мәктәпләре укучылары башкару осталыгы белән аерылып торды. Ике коллектив та "Теремкәй" әкиятеннән өзек сәхнәләштерде. Беренчесенең декорациясе, икенчесенең костюмнары бик матур иде. Иске Тәрбитлеләрнең чыгышы "Көлсылу" әкиятенә нигезләнде. Олы Кайбыч һәм Надеждино укучылары "Кызыл калфак" тан, Мөрәлелеләр "Кургашын солдат"тан, Олы Урсак "Кызыл тавык" әкиятеннән өзек тәкъдим итте. Федоровское мәктәбе укучылары Джанни Родариның "Король Мидас" әкиятенә алып кереп китте. Ә Иске Чәчкаб мәктәбе коллективы Туфан Миңнуллинның без татар телендә карарга күнеккән "Әлдермештән Әлмәндәр"әсәреннән өзек сәхнәләштерде. Әлеге чыгыш аеруча үзенчәлекле булды, анда укучылар тарафыннан төшерелгән видеоязма да күрсәтелде.
- "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасын инглиз теленә 2005 елда Алексей Сахаров тәрҗемә иткән. Инглиз һәм татар телләре укытучысы белгечлеген алган кеше буларак, мин нәкъ менә шушы пьесага тукталдым, - диде Иске Чәчкаб мәктәбенең инглиз теле укытучысы Чулпан Газыймҗанова. -Укучылар да әлеге әсәрне үз итте. Өзекне өйрәнгәнче, башта бергәләп спектакльне карадык. Чыгышыбыз барышында күрсәтелгән видео­роликны без комедиядәге төп геройның адашы булган авылдашыбыз Әлмәндәр бабайлар йорты тирәсендә төшердек.
Укучылар фикере белән дә кызыксынасы иттем.
- Хәзерге заманда чит телләрне белү бик кирәк. Мин үзем укырга кергәннән бирле инглиз телен яратып өйрәнәм. Әлеге телгә мәхәббәтне безгә укытучыбыз Рамилә Гарәфиева уятты, - диде Борындык мәктәбенең дүртенче класс укучысы Илүзә Хуҗина.
Жюри куйган баллар исәбе буенча, беренче урынны Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары яулады. Бу көннәрдә алар бәйгенең зона этабында катнаша. Икенче урынга Федоровское мәктәбе лаек булды. Өченче урынны Борындык мәктәбе коллективы алды. Әлеге коллективларга да, җитәкчеләренә дә Мактау кәгазьләре тапшырылды.
"Оригинальлек өчен" номинациясендә Ульянково, «Оста теллелек» тә Олы Урсак, "Җиңүгә омтылыш"та Олы Кайбыч һәм Мөрәле, "Артистлык осталыгы" өчен Надеждино һәм "Актив булганнары өчен" Иске Тәрбит мәктәпләре коллективлары да Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында мәктәпләрнең инглиз телендә чыгыш ясаучы театр коллективлары арасында бәйге үтте