Әле шушы көннәрдә генә район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда комиссия рәисе Альберт Рәхмәтуллин, комиссия әгъзалары, район прокуроры Руслан Заһретдинов, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, благочинный Николай Ермолаев, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты.
3 апрельдә Санкт-Петербург шәһәрендәге метродагы шартлауны террорчылык акты дип бәяләделәр. Әлеге шартлау нәтиҗәсендә бер гаебе булмаган 14 кешенең гомере көтмәгәндә өзелде, иллеләп кеше яраланды. Шул сәбәпле, шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде. Бу хәл бөтен ил халкын борчуга салды. Моңа ризасызлык йөзеннән төрле шәһәрләрдә, Татарстанда да террорга каршы акцияләр узды. Кыргызстанда туган, 2011 елда Россия гражданлыгы алган Җәлиловны шушы куркыныч хәлнең төп гаепчесе дип фаразлыйлар.Хәзер аны тикшерү дәвам итә һәм бу эшкә катнашы булырдай кешеләрне ачыклыйлар. Тыныч тормышның кадерен белеп яшәгән кешеләрнең гомере ни өчен шулай фаҗигале төстә өзелергә тиеш иде соң? Нәрсә өчен, нинди максатта? Туганнары, якыннары, балалары бу хәсрәтне ничек күтәрер? Альберт Рәхмәтуллин да чыгышын шушы вакыйгага бәйләп башлап җибәрде.
- Илдәге, бөтен дөньядагы кайбер вакыйгалар күрсәткәнчә, бүгенге көндә террорчылык реаль тормыш факторына әйләнде. Экстремизм һәм террорчылык - иң тотрыклы, имин җәмгыятьне дә какшатырга сәләтле зур куркыныч көч. Бу коточкыч күренешкә каршы көрштә гади кешеләр дә үз өлешен кертә ала, -диде ул. -Безгә уяулыкны югалтырга ярамый. Халык күп йөри торган оешмаларда пропуск режимын көчәйтү зарур. Авылларда шик тудырырдай ят кешеләр күренсә, бу хакта кичекмәстән авыл җирлеге башлыгына, полициягә хәбәр итәргә кирәк. Шикле әйберләргә тап булган очракта да, аңа кагылмыйча, тиешле урыннарга хәбәр бирү мөһим. Авыл җирлекләре башлыклары депутатлар, актив катнашында куркынычсызлык чаралары турында җыелышлар үткәрергә бурычлы. Профилактика - иң үтемле чараларның берсе ул.
Көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә буенча комиссия секретаре, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буена ярдәмчесе Фәния Петухова чыгыш ясады. Ул әлеге комиссиянең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, бу елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Анда шулай ук мәгълүмати-пропаганда төркеменең эш планы расланды, башка мәсьәләләр дә каралды.
Нет комментариев