Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбыч районында «Урман утырту көне» акциясе кысаларында агач утырттылар

Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты бакчасында агач һәм куаклар саны тагын да ишәйде. Бүген биредә «Урман утырту көне» акциясе кысаларында яшь үсентеләр утырттылар.

Йортның ишегалдын атлап кергәч тә, шау чәчәктә утырган күпсанлы шомырт, алмагач һәм чияләр күзне иркәли, хуш исләре әллә каян ук борынны кытыклый, каеннар исә ниндидер бер сер пышылдаган сыман шаулыйлар. Менә шатлык! Алдагы елларда утырткан үсентеләр зур агач һәм куакларга әверелгән. Яңа утырканнарының да язмышы шундый булса иде, дигән теләк белән, чарада катнашучылар эшкә кереште. Җир шарының үпкәсе булган агачларны утыртуда Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, интернат-йорт, социаль яклау бүлеге, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашты. Шулай ук уртак йортта яшәүчеләрнең үз-үзен йөртә алганнары да күмәк эшкә килеп кушылды.


- Үз гомеремдә күп тапкырлар агач утыртканым булса да, без яшәгән йорт бакчасында бүген беренче мәртәбә утырттым. Шүширмә авылыннан килеп, биредә яши башлавыма тугыз ай гына әле, - диде Мансур абый Зарипов. - Алдагы елларда утырткан агачлар матур булып үсеп киткән, куаклар исә шау чәчәктә утыра. Бүген утыртканнары да шулай үссен дә, җимешләрен татырга насыйп булсын иде. Агач-куаклар, үләннәр - матурлык кына түгел, шифалы һава һәм сәламәтлек чыганагы да бит.
Өлкәннәр сүзе - акылның үзе диләр бит, Мансур абый хаклы. Бүген генә интернат-йорт бакчасы туфрагына утыртылган 40 ка якын балан, терн, сырганак, кызыл карлыган, чия, слива һәм ирга куаклары матурлыклары белән дә, җимешләре белән дә куандырсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында «Урман утырту көне» акциясе кысаларында агач утырттылар