Кайбыч районында Зөя, Гөбенә, Бәрле елгалары янына урнашкан ун авылга су басу куркынычы яный
Язгы көннәрнең кинәт җылытуы безне су ташкыны алдында көчсез калдырмасмы? Кайбыч районы буйлап агучы елгалар да язын характерын күрсәтергә ярата.
- Безнең Зөя, Бәрле елгалары буена урнашкан Борындык авылына су басу куркынычы ел саен яный. Шулай да иң истә калганы 1969, 1979 еллардагы язгы ташкыннар. 1969 елдагы көчле су агач күперне агызып киткән иде. Ә 1979 елда 1 май төнендә авылны кинәт су басты. Йокыдан уянган халыкның күпчелеге идәнгә басам дип, аякларын салкын суда чылатты. Авыл урамнары буйлап көймәдә генә йөрдек. Ул елны күпме кешенең төзелешкә дип көздән әзерләп калдырган агачы, тактасы акты, - дип үткәннәрне искә алды авыл имамы Тәфкил Сафиуллин.
Борындык янындагы Зөя күпере аша федераль дәрәҗәдәге юллар үтә, шуңа да аны кадерләп саклыйлар. Язгы ташкыннар вакытында күпер янына бозлар тыгылып, һәлакәт китереп чыгармасын, авылны су басу очрагы булмасын өчен ел саен Зөя, Бәрле елгалары аша салынган күперләр тирәсендәге бозны шартлаталар. Бу хакта алдан авыл мәчетендәге репродуктордан халыкка хәбәр итәләр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе ел саен Ульяновск өлкәсенең "Геофизик" җәмгыятенең шартлатучылар бригадасы белән берлектә биредә шартлату эшләре алып бара.
Зөя елгасында бозны шартлаткан вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре күпер аша машиналарны җибәрми торды. Анда Кайбыч юллар идарәсе, "Челтәрле компания", газ, ашыгыч ярдәм күрсәтү, электр элемтәсе узелы, полиция хезмәткәрләре, Буадагы беренче зона эзләү-коткару отряды кизү торды.
Шартлату эшләре башланыр алдыннан министрлыкның Татарстандагы Баш идарәсе инженер-техник чаралар хезмәте бүлеге начальнигы Георгий Баженов инструктаж үткәрде.
Зөя күпере янында бозның калынлыгы 30-40 сантиметр тәшкил итә иде. Борындык уртасыннан агучы Бәрле елгасында өч җирдә - авыл башында, авыл эчендәге һәм ферма юлындагы күперләр янында боз шартлатылды.
Язгы ташу вакытында бәла-казалар булмасын өчен һәркем үзенә беркетелгән территориядә уяу булырга тиеш. Көтмәгәндә су басу куркынычы янаса, беренче чиратта, өйләрдәге суны туктатыгыз, электр, газны сүндерегез, документлар, җылы киемнәр, беренче кирәк-яракны алып, куркынычсыз урынга китегез. Су төнлә басса, коткаручыларга фонарьлар ярдәмендә сигнал бирегез. Кичекмәстән 2-14-01 яисә 01 телефоны, кәрәзле телефоннан 112, 101 яисә 010 номерларына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев