Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбыч районының алдынгы комбайнчыларын бүләкләделәр

Эс-се-е... Түзеп тора алмаслык бу кызуга кырдагылар ничек түзә икән, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мондый челләдә ышыклану җаен гына эзлибез, ә иген язмышын хәл итүчеләр көннәр буе шул кояш кызуында эшли. Әмма комбайнчылар зарлана торганнардан түгел шул безнең. Иң күп ашлык суктыручыларга бүләкләр тапшырырга баргач та, без аларның...

Уттай кызу эш өстендә хәзер бөтен игътибар игенче-комбайнчыларга юнәлтелгән. Чөнки меңнәрчә гектар мәйданда зур чыгымнар тотып үстерелгән игеннәрне түкми-чәчми җыеп алу нәкъ менә алар намусында. Игенчеләр - иң кадерле кешеләр. Аларның күңелен күрү, хезмәтләрен тиешенчә бәяләү, башкаларны да алдынгылар үрнәгенә ияртү максатында төрле кызыксындыру чаралары күрелә. Алдынгы комбайнчылар янына кырга барып, күчмә вымпеллар, рәхмәт хатлары, премияләр тапшыру матур гадәткә әйләнде. Узган шимбәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров кабат әнә шул миссияне үтәде. Сәфәребезне "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалыннан башладык. "Класс-Мега" комбайнчылары арасындагы лидер Андрей Петров ярдәмчесе - энесе Евгений белән урак башыннан 10230 центнер ашлык суктырырга өлгергән. Андрей Петров комбайнчы булып алтынчы сезонын эшли. Алар бергәләп урак башыннан 363 гектар мәйданда ашлык суктырган.
Шул ук филиалда "Класс-Тукано" комбайнында Айрат Сафиуллин ярдәмчесе Айдар Миназов белән урак башыннан 382 гектар мәйданнан 10700 центнер ашлык суктырган. Бу шушы вакытка әлеге маркадагы комбайнда эшләүчеләр арасында гына түгел, райондагы барлык комбайн­чылар арасындагы иң югары күрсәткеч иде.
- Икенче ел Айдар белән бер-беребезне алмаштырып, ярдәмләшеп эшлибез. Аңа кадәрге ярдәмчеләрем, минем белән бер сезон эшләп тәҗрибә туплагач, икенче елны үзләре комбайн штурвалы артына утыр­дылар. Айдар быел урта мәктәпне тәмамлады, югары уку йортына укырга керсә, бәлки киләсе елга минем белән эшли дә алмас. Тагын аңа алмаш эзлисе була, - дип шаяртып куйды Айрат.
Шүширмә авылында без борчак кырын иңләүче "Акрос" комбайны янына тукталдык. Әлеге комбайн­ны тәҗрибәле комбайнчылар Хәмзә Юнысов һәм Руслан Тимершин иярли. Бу экипаж да районда "Акрос" комбайнчылары арасында барган ярыш җиңүчеләре. Газета укучыларыбызга аларның районда иң беренчеләрдән булып уракка төшүләрен хәбәр иткән идек инде. Урак башыннан 231 гектар мәйданнан 7303центнер иген урып суктырырга өлгергәннәр.
"Подберезье" хуҗалыгы иген кырларында өч "Палессе" комбайны эшли. Алексей Торхеев һәм аның ярдәмчесе Юрий Ермолаев-алдынгылар сафында. Узган ел Алексей комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Быел беренче сезон үзе мөстәкыйль комбайнчы булып эшләсә дә, тәҗрибәле хезмәттәшләрен узып киткән.
"Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы комбайнчысы Харис Хәбибуллинны без ел саен алдынгылар сафында күрергә күнеккән. Тәҗрибәле комбайнчы соңгы елларда улы Дамир белән "Нью-Холланд" комбайнын иярли.
- Хәзерге заман техникасында эшләве күпкә уңайлы. Без яшь чакта кабинасыз комбайннарда эшләдек, көн­озын­ эсседә тир түгеп, өйгә тузанга батып кайтып керә идек. Ә бүгенге комбайннар чиста, кабиналары иркен, кондиционеры бар. Миңа игенче һөнәре әтием Хафиздан күчкән, туган җирнең, икмәкнең кадерен белергә дә ул өйрәтте. Шул сыйфатларны хәзер улым Дамир күңеленә салырга омтылам. Район башлыгының кырга килеп бүләкләве алга таба тырышып эшләргә стимул бирә. Вымпелны кулдан ычкындырмаска исәп, -диде Харис Хәбибуллин.

Шул ук филиалдан "ДОН-1500" комбайнчылары арасында Леонид Батманов лидерлар рәтендә. Үз заманында тырыш комбайнчы булган әтисе Василий мәктәбе узган Леонид 1988 елдан бирле комбайнда. Ярдәмчесе Александр Поляков белән аңлашып эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының алдынгы комбайнчыларын бүләкләделәр