Кайбыч сыер савучысы фермага иномаркада җилдерә
Серле генә елмаеп торучы бу ир-егетне берәр оешма җитәкчесе, директор, укытучы яисә тренер дип уйласагыз, ялгышасыз. Бу - районның иң алдынгы, иң тәҗрибәле сыер савучыларының берсе Илгиз Борһанов. Без аны шундый затлы машина янында да очраклы рәвештә генә төшереп алмадык. Бу - аның эшкә йөри торган машинасы. Илгиз без барганда...
Морза Бәрлебашы егете Илгизнең савымчы булып эшкә кергәненә инде егерме елдан артык. Бәрлебашы фермасында сыер сава ул. Ир-ат эше булмаса да, Илгиз аны бөтен күңеле белән яратып башкара.
- Әни пенсиягә чыкканда кереп калган идем, шуннан бирле беркая киткәнем дә, китәргә теләгем дә юк. Буада ветеринарга укып чыккач, азрак Мөрәледә эшләп алган идем, аннан киттем дә, озак уйлап тормыйча, фермага кердем. Кечкенәдән әнигә булыша-булыша өйрәнгән эшем. Бик ошый, хезмәт хакын яхшы түлиләр, Тагын нәрсә кирәк? - диде ул.
Бәрлебашы фермасында биш сыер савучы. Илгиз шулар арасында иң яше.
- Хатын-кызлар арасында берүзең эшлисе читен түгелме соң? - дим.
- Аның берние дә юк, без өйрәнгән инде, - ди Илгиз. - Яшь буенча иң яше булсам да, тәҗрибә ягыннан өлкәне мин булам.
Илгиз алдынгы савымчы булу өстенә, оста җырчы да әле. Бу сәләт аңа кемнән күчкәндер, ансын әйтмәде, ләкин шәп җырлавы хак. Күптән түгел авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре куйган концертта моңлы матур тавышы белән бөтен залны үзенә каратты бит. Эстрада артистларыннан ким җире юк.
Ходай Тәгалә Илгизгә тырышлыкны да, буй-сынны да, сәләтне дә биргән. Ләкин иң мөһимен онытып торам ич: менә шундый булган егет өйләнмәгән. Әти-әнисе белән бергә яши. Кызлар, монысы инде - сезнең колакка!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев