Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

“Кайбыч таңнары” призына традицион чаңгы ярышы узды!

Быел яз инде килеп җиттем дигәндә генә, нигә кабат тоткарланып торды дисезме?! Чөнки "Кайбыч таңнары" призына традицион чаңгы ярышы узмаган иде бит әле!

Февраль ахырларында яңгырлар явып, карлар эри башлагач, ярыш уздыруны чигереп торган идек. Мартның кар шыгырдап торган бер матур көнендә газетабыз призына мәктәп укучылары, оешма-предприятия­ләр һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре арасында бик матур чаңгы ярышы оештырдык. Быел ул егерме беренче тапкыр үткәрелде.
Күктә кояш балкый, күңелләр күтәренке! Сабантуй мәйданына шактый чаңгычы җыелган. Кем белән сөйләшсәң дә, барысы да бер сүзне кабатлый, чаңгыларны җыеп куйган идек инде, бу ярышта катнашырга дип яңадан алырга туры килде, диләр. Димәк, биредәгеләрнең бу кышта тагы бер чаңгы эзе салып узасы булган икән әле. Ярыш башланганчы, чаңгычылар белән аралашабыз. Рушан Биктаһиров Олы Урсак мәктәбенең 7 классында укый икән. Чаңгы яратканы әллә каян күренеп тора, махсус формадан килгән ул. "Чаңгыда икенче класстан бирле йөрим, ярыш­ларда да күп катнашам," - ди үзе тыйнак кына. Бәрлебаш егетләре дә җитди итеп әзерләнгәннәр бугай, ярышка беренчеләрдән булып килгәннәр, әнә.
Ярышның ачылу тантанасында чаңгычыларны район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров котлады, уңышлар теләде: "Бүгенге көнне кышның ахыры, язның башы дип кабул итик. Бик матур һава торышы, күңелләрдә дә күтәренке рух булсын! Уңыш­лар телим!" - диде ул. Әлеге ярышның инициаторы булган, "Кайбыч таңнары" газетасының баш редакторы Луиза Сөнгатуллина исә барлык катнашучыларга бирегә килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. "Быел бу ярышны Кайбычыбызның 25 еллыгына багышлап уздырабыз. Һәркемгә зур җиңүләр юлдаш булсын! Киләсе елларда да газетабыз призына багышлап уздырылган ярышта катнашучылар күп булсын, бу традиция әле озак еллар саклансын иде", - диде ул.
Районның яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов җитәкчелегендә ярыш эстафета рәвешендә барды. Һәр командадан ике егет бер кыз катнашты. Шунысы куандыра, безнең Кайбычта чаңгыда йөрү белән мавыгучылар бик күп. Ярыш барышында бу бигрәк ачык күренде. Финишка җитәрәк физкультура укытучылары укучыларга көч биреп тора, кайдадыр ерактарак, "юл бир!" дигән тавышлар ишетелә, чаңгылар аерым бер азарт белән чыжлый, һәркем җиңәргә омтыла. Бер уңган кайда да сер бирми диләр. Мин үзем Хәмзә Юнысов җитәкчелегендә килгән Борындык мәктәбе укучылары командасына сокланып тордым. Бадминтончы кызлар чаңгыда да әйбәт җилдерә икән. Шундый тырышты алар, нәтиҗәдә бер кубокны Борындык мәктәбе алып кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” призына традицион чаңгы ярышы узды!