Кайбыч уңганнары бар көчне терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерде
Табигать безне тагын сынарга уйлый бугай. Корылыгы белән. Алтынга тиң бөртекләрне җир куенына салганнан бирле яңгырның рәхәтләндереп яуганы юк әле. Хәзер бар көчне терлек азыгы әзерләүгә юнәлтү зарур.
Кул кушырып утырсак, быелгы корылыкның аяныч нәтиҗәләренең терлекләрне кышлату чорында чагылуы ихтимал.
Хәзер хуҗалыкларда печән өсте башланды. Механизаторлар күпьеллык үлән кырларын беренче катка чаптыра башлады. Бездә күпьеллыклар 11631 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә һәр хуҗалыкта мөмкин кадәр терлек азыгы әзерләп, азык базасын ныгытып калу зарур. Шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларында терлек асраучылар да алдагы еллар муллыгына ышанып, агрофирмадан машинасы белән печән китереп бирүләренә өметләнеп ятырга тиеш түгел. Шуңа да, кулга чалгы яки бензин белән эшләүче пычкы алып, болын-кырларда печән чаба башларга кирәк.
"Ак барс Кайбыч" ("Алтын кырлар") җәмгыятенең икенче филиалы механизаторлары күпьеллыкларны 29 майда ук чаптыра башлады. Эш башыннан алар 691 гектар мәйданда яшел масса урырга өлгерде. Арысланның печән әзерләүчеләре белән без дә танышып кайттык.
- Елның коры, эссе килүен искә алсак, үләннең массасы уртача чыга. Яшел массаны уруда куәтле техника эшли. Бер ургыч яшел массаны йомшартып чыгара. Бу үләннең тизрәк кибүенә китерә. Александр Семикопейкин һәм Владимир Жирков печәнне рулоннарга җыеп тыгызлау агрегатларын иярли. Алар көнлек норманы арттырып үти. Юрий Развалов урылган яшел массаны тырмалау агрегаты белән теземнәргә сала, - диде хисапчы Владимир Никитин.
Биредә механизаторлар барлыгы 97 тонна яшел массаны рулоннарга төрергә өлгергән инде.
- Терлек азыгы хәзерләү чорында эшләү өчен без - механизаторлар үзебезгә беркетелгән техниканы яхшылап ремонтлап, карап чыктык. Сыйфатлы итеп ремонтлангач, техника сынатмаска тиеш. Хезмәтебез өчен түләү шартлары белән таныштырдылар, басуга килеп ашаталар, кыскасы, эшләргә барлык шартлар тудырылган, - ди механизаторлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев