Кайбыч укытучылары артистларны да уздырды
Туйлар узды, туннар тузды дигән кебек, бу концерттан шактый вакыт үтсә дә, һәм аннан алган тәэсирләр күпмедер дәрәҗәдә сүрелгән шикелле булса да, компьютер каршына утырып, язырга тотынгач, бар да күз алдына килеп басты тагын. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер, чөнки мөгаллимнәребез, иҗади сәләтләре белән балкып, тамашачыны шаккатырды.
Барлык оешма һәм предприятие хезмәткәрләренең чиратлашып концерт-тамаша күрсәтәчәкләре, һәм бу юлы чират буенча укытучылар сәхнәгә чыгачагы турында ишеткәч, дөресен әйткәндә, бераз гаҗәпләндем. Чөнки моңа кадәр яшәгән җирдә - Яшел Үзән шәһәрендә, районда да андый нәрсә юк иде. Күбесенчә җитди кыяфәттә күреп өйрәнгән мөгаллимнәребез биредә бөтенләй башка яктан ачылды. Бу тамашага һәрбер коллектив тырышып әзерләнгән иде. Мәктәптә иртәдән кичкә кадәр дәрес биргән укытучыларыбыз, план, электрон көндәлекләр, өй эшләрен тикшерүне, семинарлар, бәйгеләр, конференцияләр, педсоветларны онытып, әле - моңлы тавышлы җырчыга, әле - җитез биючегә, әле - Кариб диңгезе пиратына, әле театр артистына әверелеп куйды. Мәлки мәктәбе укытучысы Тамара Иванова, Кошман мәктәбеннән Резедә Сайранова, район мәгариф бүлегеннән Ландыш Зиадиева, Олы Кайбычтагы «Миләшкәй» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лилия Вәлиуллина, Олы Урсак мәктәбе укытучысы Гөлнара Сафина искиткеч моңлы тавышлары белән сокландырды. Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары оста биюче икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар. Борындык мәктәбе укытучылары да артистлардан ким чыгыш ясамады. Тамашачы бу концертта бар дөньясын онытып, рәхәтләнеп ял итте. Тамашага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да югары бәя бирде. "Бу концертны теләсә кайсы сәхнәдә күрсәтергә дә оят түгел", - диде ул. Афәрин, хөрмәтле мөгаллимнәребез. Тырышлыгыгыз бушка китмәде. Булдырдыгыз! Инде эстафета кем кулына күчәр, әлегә билгеле түгел, шулай да укытучылардан ким кую килешмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев