Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч ветераннары – иң актив кешеләр!

Телевизордан яңалыкларны көндә карыйбыз. Әмма яңалыкларның бер чыгарылышы бигрәк тә истә калды: безнең районда яшәүче олы гына апаларның рәхәтләнеп бассейнда йөзүе, тренажер залда шөгыльләнүе турында иде ул. Кирәк бит ә, без яшьләр, әле кайчак эштән кайткач, иренеп, үзебезгә бассейнга бармый калырга рөхсәт иткән бер мәлдә, пенсиядәге апалар борынга чиертеп ята,...

Татар халкының бик матур мәкале бар: олыларга хөрмәт белән карасаң - үзең дә яхшылыкка тарырсың, дип яңгырый ул. Шөкер, безнең районда олы кешеләргә хөрмәт тә, кайгырту да, игътибар да зурдан. Күп еллар бергә яшәгән парларны олылау ди­сеңме, туксан-йөз яшь тулган әби-бабайларны котлау, ветераннарның сәламәтлеген кайгырту... Кайбыч районы ветераннар Советының отчет-сайлау җыелышында да бу хакта күп сөйләделәр. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлык­лары катнашты. Безнең районда барлыгы 14 меңнән артык кеше яши. Шуларның 4688е пенсионерлар. Эшләүче пенсионерлар саны - 1185. Әби-бабайлар бездә чыннан да бик актив. Алда әйтеп кителгәнчә, спорт комплексына да йөри алар, бәйрәм-концертларда да катнашалар. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар да ветераннар ярдәме белән үтте. Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева үз чыгышында пенсионерларга шифаханәләргә юлламаларны ничек алып булуы, ашыгыч социаль ярдәм турында сөйләде. Олы кешеләрнең сәламәтлекләрен кайгыр­ту, аларга мөмкин кадәр күбрәк хөрмәт күрсәтү бигрәк тә кирәкле эш. Екатерина Елисеева үзенең чыгышында ветераннар алып барган патриотик тәрбия, тарихи эзләнүләр турында сөйләде. Туган илгә тугрылык, мәхәббәт темасын сугыш ветераннарыннан да тәэсирлерәк итеп кем аңлата алыр икән?! Әлбәттә инде сугышның ачысын-төчесен үзе аркылы кичергән кичәге солдатлар - бүгенге батыр­лар - сугыш ветераннары гына бу турыда үтемле итеп җиткерә ала бала күңеленә. Бүген безнең районда барлыгы 23 сугыш ветераны яши. Аларның һәрберсе безнең өчен бик кадерле герой. Безнең арада мөмкин кадәр озаграк яшәүләрен телибез!
Әлеге җыелышта ветераннар Советына җитәкче сайлау процессы да булды. Бу җаваплы урынга кабаттан актив, үз эшен яратып башкаручы Әлфия апа Закированы сайладылар. Җыелышны йомгаклап район башлыгы ветераннарга үзенең матур теләкләрен җиткерде, яшь буынга тәрбия бирүдә сезнең ролегез бик зур дип белдерде ул. Шулай ук, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзелгән альбомнарга нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
Эш, акча, көндәлек проб­лемалар, балалар... Яшь буынның эшләре бигрәк күп заман. Ә бит яныбызда бездән аз гына игътибар, бер уч күңел җылысы, йомшак сүз көткән картларыбыз да барлыгын онытып җибәрмик әле. Аларга карата без игътибарлырак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч ветераннары – иң актив кешеләр!