Кайбыч волонтерлары – Универсиада стадионында
Казан шәһәрендә июль аенда узачак XXVII Җәйге Универсиаданың ачылу-ябылу тантаналары булачак футбол стадионы бүгенге көндә бал кортлары оясын хәтерләтә. Хәзер биредә төзелеш эшләренең иң кызган чагы. Төзүчеләргә республиканың барлык шәһәр- районнарыннан волонтерлар да ярдәм итә.
Бу атнаның сишәмбесендә мин дә хезмәттәшем - фотохәбәрче Рафис Якупов белән волонтерлар сафына кушылдым. Районның төрле оешмаларында эшләүче егермеләп хезмәткәр белән иртәдән ике "Газель" микроавтобусында Казанга юл тоттык. Стадионга килеп җитүгә, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов безгә эш бирде. Ир-егетләр стадионның өченче катыннан унынчы катына төзелеш материаллары ташыды. Шәһәр халкы лифт эшләмәсә, хәзер чаң суга башлый, ә без көне буе шул арада йөк ташыдык. Әмма зарланучылар юк, без авыл малайлары эштә чыныгып үскән бит. Эленке-салынкы йөрүчеләр юк, бар да тырышып эшли. Үзебезнең "Алтын кырлар" агрофирмасыннан төшке аш китергәч кенә бераз ял итеп алдык.
Безнең урамнан Рәзинә апа, күршебез Хәлимә, музей хезмәткәре Эльмира, элемтә бүлегеннән Люзия һәм башка хатын-кызлар безнекеләр моңа кадәр түшәлгән брусчатканы кубарып, күчләргә өйде.
- Безгә бүлеп бирелгән 1200 квадрат метр мәйдандагы участокта февральдә үк кар көрәп, бозын чокып чистарткач, брусчатка түши башлаган идек. Әле бу эш дәвам итә. Чөнки төзелеш материаллары төягән берничә дистә тонналы йөк машиналары брусчатка өстеннән уза, шуңа да еш кына чокырлар барлыкка килә. Без бу җитешсезлекне вакытында төзәтеп барырга тиеш, - диде Фирдүс Шәрипович.
Кайбыч бригадасы җитәкчесе буларак ул һәр көнне Универсиада объекты территориясендә иртәнге сәгать сигездә, көндезге бердә үткәрелүче нәрәткә бара. Анда һәр бригаданың күпме эш башкарганы анализлана, иртәгәге көнгә бурычлар билгеләнә. Без килгән көнне кайбычлыларның һәрвакыттагыча яхшы эшләүләрен билгеләп үткәннәр. Әлеге зур төзелешне алып баруда муниципаль берәмлекләр арасындагы рейтингта Кайбычның беренче өчлектә булуы аңлашыла. Райондагы вәзгыять шундый бит: халыкара дәрәҗәдә узучы Универсиада да Татарстан сынатмаска тиеш! Ә Җәйге уеннарның мөһим объектларының берсе булган футбол стадионын төзүдә катнашучылар анда үз өлешләре керүенә горурланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев