Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбычка бөтен республиканың мәгариф хезмәткәрләре җыелды

8 апрельдә Кайбыч районы республикабызның барлык районнарыннан мәгариф бүлеге начальникларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларын кабул итте. Татарстан Мәгариф министрлыгы үткәргән "Дәресләрдән соңгы мәктәп" дип исемләнгән семинар-киңәшмә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә башланып китте.

Республиканың төрле төбәкләреннән җыелган мәгариф хезмәткәрләрен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова район тормышы белән таныштырды. Мәгариф министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Эльвира Сафина коллегаларын көн тәртибе белән таныштырды. Ул шулай ук, Борындык төп мәктәбе директоры Рамил Гарәфиевка "ГТО" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үз мәктәпләрендә актив керткән өчен кубок тапшырды.

Семинар киңәшмәдә катнашучылар, өч төркемгә бүленеп, Федоровское, Олы Подберезье мәктәпләрендә, Ульянково урта мәктәбендә урнашкан психологик- медицина- социаль үзәгендә, "Салават күпере" спорт комплексында, "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә булды. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычка бөтен республиканың мәгариф хезмәткәрләре җыелды