Кайбычлылар 27 июньдә Казанда Теннис академиясендә Президентлыкка тәкъдим ителгән кандидатларның алдан сайлаучылар белән очрашуга бара
Исегезгә төшерәбез: 13 майдан 5 июньгә кадәр берьюлы диярлек 12 иҗтимагый оешма Президент праймеризында катнаштыру өчен Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Алар арасында Татарстан Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, Татарстан Студентлар лигасы, Фермерлар ассоциациясе, Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, чит балаларны үз тәрбиясенә алган гаиләләрнең Казандагы...
Исегезгә төшерәбез: 13 майдан 5 июньгә кадәр берьюлы диярлек 12 иҗтимагый оешма Президент праймеризында катнаштыру өчен Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Алар арасында Татарстан Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, Татарстан Студентлар лигасы, Фермерлар ассоциациясе, Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, чит балаларны үз тәрбиясенә алган гаиләләрнең Казандагы "Без бергә!" иҗтимагый оешмасы, республикадагы ветераннар оешмалары кебек башкалар да бар. Иҗтимагый оешмалар праймеризга күрсәткән тагын өч кандидат: Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм Россия Президенты администрациясендә эчке сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе Олег Морозов.
- Бу очрашу нәтиҗәләре буенча, кандидатларның рейтингы ачыклана, ягъни алдан сайлаучылар дүрт кандидатның өчесен сайлап алачак, - диде безгә "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина. - Праймериз нәтиҗәләрен исәпкә алып, "Бердәм Россия" конференциясендә партия, әлеге рейтингка таянып, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына үз кандидатын тәкъдим итә. Алдан хәбәр ителгәнчә, конференция июль башларында уза. 27 июньдә кандидатлар белән очрашуга безнең районнан 34 кеше бара, шуларның 23е - алдан сайлаучылар, калганнары - чакырылучылар, бу көнне партиянең беренчел оешмалары секретарьлары форумы да уза бит. Алдан сайлаучылар арасында Бөтенроссия җирле үзидарә советы әгъзалары да, партия активистлары да, "Татарстан - Яңа гасыр" әгъзалары, журналистлар да бар.
Кошман авыл җирлеге башлыгы, партиянең беренчел бүлекчәсе секретаре Лилия Сафина да алдан сайлауларда катнаша.
- Татарстанның булачак Президентына кандидат сайлауда катнашуыма шатланам. Без бу сайлауларда киләчәгебезне билгелибез бит. Республика белән зирәк кеше идарә итте, бу алга таба да шулай булсын иде. Бүген Татарстанның даны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таралган, бездән күп нәрсәгә өйрәнәләр. Без моның белән чиксез горурланабыз, - диде ул.
- Праймериз үткәрү урыны итеп Теннис академиясен сайлаулары да юкка гына түгел, чөнки анда алдан сайлаучылар да, чакырылучылар да күп булачак, федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә өч дистәдән артык, - дип сүзгә кушылды район башлыгы урынбасары, районда сайлаулар өчен җаваплы Рәмис Хәялиев. - Татарстанның 33 иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән алдан сайлаучылар исемлегенә "Бердәм Россия" партиясеннән - 818 кеше, иҗтимагый оешмалардан да 818 кеше кергән. Алар республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан да.
Партия эчендә алдан тавыш бирүнең исәпләү комиссиясендә 35 кеше эшли. Татарстан үзенең иң югары постына кандидат күрсәтү өчен иҗтимагый оешмаларга алдан тавыш бирүгә ышаныч күрсәткән беренче төбәк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев